Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ашлык өемнәре шатландырды

Быелгы һава торышы авыл кешесен ныклыкка да, осталыкка һәм өлгергәнлеккә дә сыный. Яңгыр көтеп яз үтте, җылы көтеп җәй үтте дигәндәй, инде август аеннан миһербанлылык көткән идек. Өметләр акланмады. Кем әйтмешли, килә дә ява, килә дә ява ияләште бер болыт. Игенчеләребез менә шундый шартларда да төшенкелеккә бирелми - көн генә...

Быелгы һава торышы авыл кешесен ныклыкка да, осталыкка һәм өлгергәнлеккә дә сыный. Яңгыр көтеп яз үтте, җылы көтеп җәй үтте дигәндәй, инде август аеннан миһербанлылык көткән идек. Өметләр акланмады. Кем әйтмешли, килә дә ява, килә дә ява ияләште бер болыт. Игенчеләребез менә шундый шартларда да төшенкелеккә бирелми - көн генә түгел, аяз һаваның һәр сәгатен, минутын эшкә җигәргә әзер торалар. Менә безнең, мәдәният хезмәткәрләренең дә, бу киеренке көннәрдә үзебездән өлеш кертәсе килә. Шул максаттан агитбригадалар кыр станнарына, ындыр табакларына чыга.

«Ладушка» халык фольклор ансамбле үзешчәннәре һәм аның «Айс» яшьләр төркеме концерт белән ындыр табагына бардылар. Анда эшләүчеләр авыл халкы яратып тыңлый торган халык җырларын, шаян такмакларны яратып кабул иттеләр. Һәр чыгышны алкышлаулары үзебезгә дә куәт биргәндәй булды, һәр номерны ихлас күңел, йөрәк җылысы биреп башкарды авыл үзешчәннәре. Без ындыр табагындагы гәрәбәдәй ашлык өемнәрен күреп, сөенеп кайттык. Маңгай тирен түгеп иккән, кыенлыклар белән көрәшә-көрәшә җыеп алган яңа уңыш ашлыгы куанычлы, бәрәкәтле булсын, дип язган безгә Бәтке авылының мәдәният йорты директоры Марина Орлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев