Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау һәм аларга бу юнәлештә ярдәм итү максатыннан 18 майда 9.00-17.00 сәгатьләрдә «кайнар линия» эшләячәк.
Сорауларга җавап алырга, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Хәрби комиссариат һәм Адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк. «Кайнар линия» телефоны: 8 (843) 236-00-71.
Нет комментариев