Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Апас районының Чирү авылы халкы, язгы ташу аркасында, авылдан чыга алмый

Авылда бердәнбер транспорт чарасы - көймә. Апас районының Чирү авылы халкы язгы ташкын аркасында, чолганышта калган. Авылга кереп тә, чыгып та булмый. Бердәнбер транспорт чарасы - көймә. Чирү - Дәвеш авыл җирлегенә керүче авыл. Биредә бүген 8 йортта 14 кеше яши. Бола елгасыннан 50 метр гына ераграк торган Әбүбакировлар су...

Авылда бердәнбер транспорт чарасы - көймә.

Апас районының Чирү авылы халкы язгы ташкын аркасында, чолганышта калган. Авылга кереп тә, чыгып та булмый. Бердәнбер транспорт чарасы - көймә.

Чирү - Дәвеш авыл җирлегенә керүче авыл. Биредә бүген 8 йортта 14 кеше яши. Бола елгасыннан 50 метр гына ераграк торган Әбүбакировлар су эчендә калган.

"Кичә иртәнге 7 тулганчы ишек алдына су керде. Ел саен язны шөбһәләнеп көтәбез. Әзерлекне алдан башлыйбыз. Баз, идән астындагы әйберләрне чыгардык. Малларны махсус күтәрелгән урынга күчердек", - диде Алмаз Әбүбакиров "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Ташудан зыян күрүче ишек алдында көймә белән йөрүләрен әйтте. Аны махсус сатып алганнар.

"Ишек алдында 1 метр биеклектә су. Инде ике көн эшкә дә барып булмый. Урамга көймә белән чыккан идем, агым көчле булгач, суны кичеп булмый", - диде.

Авылда бүгенге көндә МЧС хезмәткәре дежур тора. Ташу төшкәнче үк янгын сүндерү машинасы кертеп калдырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев