Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

50 ел бергә, тату яшәү серләрен Новый поселогы гаиләләре белә

Кайчандыр күпчелек халык авылларда яшәгән. Ә авылда исә барысы да күз алдында. Кемнең кем икәнен яхшы беләләр. Вакытлар үтү белән, гаилә төзү өлкәсендә дә шактый гына тәҗрибә тупланган. Кыз сайлаганда, аның әнисе нинди булуына игътибар иткәннәр. Булачак килен турында күрше-күләннәрдән дә белешкәннәр. Ә егетләргә әтиләренә карап бәя биргәннәр. "Әнисенә карап...

Кайчандыр күпчелек халык авылларда яшәгән. Ә авылда исә барысы да күз алдында. Кемнең кем икәнен яхшы беләләр. Вакытлар үтү белән, гаилә төзү өлкәсендә дә шактый гына тәҗрибә тупланган. Кыз сайлаганда, аның әнисе нинди булуына игътибар иткәннәр. Булачак килен турында күрше-күләннәрдән дә белешкәннәр. Ә егетләргә әтиләренә карап бәя биргәннәр. "Әнисенә карап - кызны, әтисенә карап егетне коч!" дигән гыйбарә тикмәгә генә тумагандыр. Барысы да уйлап эшләнгәнгәме, диннең һәм гореф-гадәтләрнең йогынтысыннанмы - элек гаиләләр таркалмаган яки андый хәлләр сирәк булган. Бүген дә шундый тотрыклы гаиләләр бар. Берничә көн элек кенә миңа Новый поселогы мәдәният сараенда Гаилә бәйрәме карарга насыйп булды. Бу кичәне оештыручы һәм алып баручы Сәрия Әхсәнова белән Нурия Абдуллиналар бәйрәмне бик үзенчәлекле итеп әзерләгәннәр. Гаиләдәге генә татулык түгел, милләтләр арасындагы дуслык та ачык чагылыш тапкан монда. Рус, татар һәм керәшен гаиләләренең иң хөрмәтлеләрен чакырганнар алар. Барысы да шушы җирлектә илле елга якын бергә гомер сөргән парлар. Барысы да җәмгыятебез өчен үзләре шикелле үрнәк булырлык уллар, кызлар үстергәннәр.

Сәхнәгә беренче итеп чакырылган Евдокия һәм Семен Захаровлар гаиләсе озак еллар Тукай районының "Гигант" хуҗалыгында фидакарь хезмәт куйганнар. Хәзер дә эшләүләрен дәвам итәләр. Уллары Саша да, оныклары Артур да Семен абый һөнәрен үз иткәннәр. Менә дигән механизаторлар. Дуся апа белән Семен абыйга алып баручылар берничә сорау белән мөрәҗәгать иттеләр: "Гаилә тату булсын өчен бер-береңне яратышып өйләнешү генә җитәме? Бүгенге көн яшьләренә нинди теләкләрегез бар?" Җаваплар да күпләргә ошагандыр. "Бер-береңне ихтирам итеп яшәү, бар эшне дә бергәләп эшләү, бер-береңә юл куя белү - тату гаилә нигезе," - диде Дуся апа. Бу тырыш керәшен гаиләсенә сюрприз итеп, Борды авылының талантлы кызы, киләчәктә сәхнәләрне бизәр җырчысы Елена Чулакованы чакырганнар икән. Елена башкаруындагы җырлар залда утыручы беркемне дә битараф калдырмагандыр...

Икенче булып сәхнәгә күтәрелгән Ирина һәм Василь Окуневлар гаиләсенең ике килене дә татар милләтеннән икән. Аларга үзләренең танышу тарихын сөйләргә туры килде. Бу тыйнак гаиләне котлап, киленнәре Зөлфия русча һәм татарча җырлар башкарды. Ирина апа һәм Василь абыйга бәйрәм билгесе булган ромашка букетлары, авыл җирлеге әзерләгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Иң күп сораулар сәхнәгә ахырдан күтәрелгән Гөлчәчәк апа һәм Нәгыйм абый Ибраһимовларга эләкте бугай. Берничә айдан бергә яшәүләренә 50 ел тулачак гаилә әгъзалары үзләренең төгәл җаваплары белән барыбызны да сокландырды. Гөлчәчәк апаның шушы бәйрәмгә багышлап язылган шигырендә яшьлек хатирәләре дә, акыллы киңәшләре дә җитәрлек иде. Гомере буе үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан Гөлчәчәк апаның менә дигән җырчы икәнен дә белдек.

Күзкәй авылыннан кунак булып килгән Роза һәм Фидаил Асылмәрдәновларның парлы җырлары да, аларның кызлары Алия белән Лилиянең дәртле биюләре дә тамашачы күңеленә хуш килгәндер. Чаллы шәһәренең танылган гармунчысы, курайчысы Фәнис Гыйниятов һәм Әҗмәкәй авылы баянчысы Рифкать Абдуллиннар башкаруындагы моңлы татар халык көйләре дә көчле алкышларга лаек булды. Әҗмәкәй клубы мөдире Зөлфия Шакирҗанова җырларын да, "Йолдызчык" ансамбле кызлары биюен дә бик ошатты халык. Алар арасында иң нәние булган Зәлинә Марданшинаның осталыгына сокланмаган кеше дә калмагандыр. Күңелләрдә озак сакланачак бу бәйрәм "Гомерләр зая узмасын!" дигән җырны күмәкләп башкарып тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев