Яңалыклар

Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итә

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре! Барыгызны да чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Тынычлык хакына хезмәт итү һәм Ватанны саклау гомер бакый ир-егетләрнең изге бурычы булды һәм булып кала. Ватан азатлыгы өчен көрәшеп, батырларча яу кырларында һәлак...

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре! Барыгызны да чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Тынычлык хакына хезмәт итү һәм Ватанны саклау гомер бакый ир-егетләрнең изге бурычы булды һәм булып кала. Ватан азатлыгы өчен көрәшеп, батырларча яу кырларында һәлак булганнарны искә алып, Бөек Ватан сугышының озын юлларын үтеп, җиңү яулап, исән-сау әйләнеп кайтканнарга, бүген армиябез сафында хезмәт итүче солдатларыбызга рәхмәт әйтәбез. Бу көнне без сугыш ветераннарын, сугышчы-интернационалистларны, Хәрби Көчләр һәм Хәрби Диңгез Флоты солдатларын, офицерларын, гомумән, кыю, батыр йөрәкле, көчле рухлы, һәрвакыт илен, гаиләсен, туганнарын һәм якыннарын якларга әзер булган ир-егетләребезне хөрмәтлибез. Безнең бүгенге уртак бурычыбыз - күпьеллык традицияләрне саклау, илебезнең көчен һәм куәтен арттыру, аның абруен ныгыту һәммәбез, хезмәтебезне намуслы башкарып, бу юнәлештә үз өлешебезне кертә алабыз. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан барчагызга сәламәтлек, һәр башлаган эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм татулык, илгә-көнгә тынычлык, тотрыклылык телим.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Ватанны саклаучылар көне 23 февраля бәйрәм

Нет комментариев