Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Вести

Авылда кышкы бәйрәм

Шилнәбаш мәдәният йорты каршындагы мәйданда Яңа ел бәйрәме кичәсен Анжелика Пономарева һәм Резедә Майорова татар һәм рус телләрендә котлау сүзләре белән ачып җибәрделәр.

Аннары тәбрикләүләр белән район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров һәм Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова чыгыш ясады. Авыл халкы алдында беренче булып бәйрәм кунакларына «Рябинушка» халык вокаль ансамбле үзенең сәләтен күрсәтте. Бәйрәм программасын күңелле скоморохлар дәвам итте, шаярдылар, уйнадылар һәм күңел ачтылар. Билгеле, бер генә Яңа ел чарасы да төп герой – Кыш Бабай һәм Кар кызыннан башка узмый. Алар чыршыда төрле төстәге утлар кабыздылар! Аннан соң Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән күңелле бию һәм Яңа ел әйлән-бәйләннәре дәвам итте. Ә авылның кечкенә үзешчән артистлары Анжелика Пономарева һәм Константин Титов авыл халкына кышкы бәйрәмнәр турында күңелле җырлар бүләк иттеләр.
Аннары кунаклар тамаша залына балалар һәм өлкәннәр өчен Яңа ел тамашасына чакырылды. Тамашачыларга Хоттабыч үзенең тылсымлы сакалы белән төрле могҗизалар бүләк итте. Ул аларны Петр I идарәсе елларына, таш гасырга күчерде. Әкияти тамашада Кыш Бабай һәм Кар кызы, шулай ук Базилио песие һәм Алиса төлкесе дә катнашты. Алар халыкка төрле илләрдә Яңа елны ничек каршы алулары турында сөйләде. 

Анжелика Пономарева, 
мәдәният йорты директоры; 
Нурзия Бариева, 
китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев