Волейбол буенча район чемпионаты үтте
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» универсаль спорт залында волейбол буенча район чемпионаты үтте. Анда Түбән Суыксу, Мәләкәс, Теләнче Тамак авыл җирлекләреннән, «Татарстан» совхозы поселогыннан булган, шулай ук район үзәк дәваханәсе һәм башкарма комитетта эшләүче хезмәткәрләр командалары көч сынашты. Барысы бергә катнашучылар 10 уен уйнадылар. Нәтиҗәдә беренче урынны Теләнче Тамак авылы хатын-кызлары...
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» универсаль спорт залында волейбол буенча район чемпионаты үтте. Анда Түбән Суыксу, Мәләкәс, Теләнче Тамак авыл җирлекләреннән, «Татарстан» совхозы поселогыннан булган, шулай ук район үзәк дәваханәсе һәм башкарма комитетта эшләүче хезмәткәрләр командалары көч сынашты. Барысы бергә катнашучылар 10 уен уйнадылар. Нәтиҗәдә беренче урынны Теләнче Тамак авылы хатын-кызлары яулап алды. Икенче урында Мәләкәс авылы командасы калды. Өченче урын исә район үзәк дәваханәсе гүзәл затларына бирелде.
Фото район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев