Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Россия күләмендә җиңү яуладылар

Уфада 1995-1997 елда туган егетләр-кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге үтте. Анда районыбыз спортчылары да бик матур нәтиҗәләргә ирештеләр.

Биклән урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы Алсу Сәфиуллина бу ярышта 52 килограмм үлчәү авырлыгында II урынга чыкты.

Зәй районының Аксар авылында милли көрәш буенча узган республикакүләм ачык турнирда да катнашып, зур җиңүләр белән кайтты спортчыларыбыз. Район командасы 9 команда арасында өченче урынга чыкты. Шәхси исәп буенча 36 килограмм үлчәү авырлыгында Илназ Рамазанов (Биклән) - I, 43 килограмм үлчәү авырлыгында Данил Шишканов (Круглое Поле) - III, 46 килограмм авырлыкта Раушан Зарифуллин (Теләнче Тамак) - II, 55 килограмм үлчәү авырлыгында Илнур Рамазанов (Биклән) I урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: билбау кљрђше