Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Оста йөзүчеләр билгеләнде

Круглое Поле поселогында урнашкан «Акчарлак» бассейны базасында мәктәп укучылары арасында район беренчелеге узды. Биредә 16 мәктәптән барлыгы 70 укучы катнашты.

2001-2003 елларда туган спортчылар төркемендә кызлар арасында беренчелекне Шилнәбаштан Ләйсән Шәехова яулады. Шушы ук төркемдә егетләр арасында Күзкәйдән Данил Зарипов җиңеп чыкты. 2004-2007 елларда туган спортчылардан кызлар арасында I урынга Мәләкәстән Риана Исламова менде. Егетләр арасында призлы урынга Новотроицкоедан Алмаз Габидуллин чыкты. Нәтиҗәдә, командалар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: I урында – Круглое Поле поселогы мәктәбе, II урында – Кнәз авылы мәктәбе, III урында Шилнәбаш авылы мәктәбе, дип хәбәр итәләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев