«Шәфкать» белгечләре әби-бабайларга бәйрәм бүләк иттеләр
Ункөнлек кысаларында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Сәлимова «М.И.Г» һәм «Инклюзив мохит» яшьләр берләшмәсе волонтерлары белән берлектә Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булып, өлкән яшьтәге әби-бабайларның хәлен белеп, күңелләрен күреп кайттылар.