Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! 

Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Сезнең, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәннәренең, тырыш, тынгысыз хезмәте белән илдә азык-төлек муллыгы булдырыла. Икмәк – ул тормыш нигезе, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышаныч билгесе. Шуңа да авыл хезмәтчәннәренең көзге байлык чорында уза торган Уңыш бәйрәме – барыбыз өчен дә аеруча әһәмиятле вакыйга.
Уртак тырышлык нәтиҗәсендә быел район басуларыннан 133 мең тоннадан артык икмәк җыеп алып, амбарларга салдык. Бер гектардан уртача 31,3 центнер уңыш чыкты. Яшелчә үстерүдә дә күрсәткечләребез яхшы. Ел башыннан 20 мең тоннадан артык сөт, тере авырлыкта 99 мең тоннадан артык ит җитештердек. Крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар тырышлыгы да мактауга лаек. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!
Табыныбызны ризыклы итүче, ил куәтен арттыруга ихлас көчен бирүче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Сезнең иртә таңнан караңгы төнгә кадәр басу-кырларда, кече һәм эре предприятиеләрдә җитештерелә торган продукцияне барыбыз да көн саен көтеп алабыз.
Бәйрәмегез котлы, мөбарәк булсын! Үзегезгә, гаиләгезгә, якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, йортларыгызга бәрәкәт, эшегездә уңышлар, хәерле гомер телим. 

Муниципаль район башлыгы – Совет рәисе Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев