Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Шәфкать» белгечләре әби-бабайларга бәйрәм бүләк иттеләр

Ункөнлек кысаларында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Сәлимова «М.И.Г» һәм «Инклюзив мохит» яшьләр берләшмәсе волонтерлары белән берлектә Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булып, өлкән яшьтәге әби-бабайларның хәлен белеп, күңелләрен күреп кайттылар.

Белгечләр тарафыннан алар өчен шашка, дартс уеннары буенча кечкенә ярышлар уздырылды. Әлеге уеннар белән берлектә өлкәннәргә концерт программасы тәкъдим ителде. Әби-бабайлар бик теләп җыр исемнәрен таптылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Уеннар дусларча, бик җылы мохиттә узды. Соңыннан интернат-йортта тәрбияләнүчеләрнең һәрберсенә «Инклюзив мохит» яшьләр берләшмәсе вәкилләре Азат Хаҗиев һәм Марат Нигъмәтуллин тарафыннан бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырылды, дип хәбәр итәләр безгә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән.

Фото «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев