Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Гөлүс Галиев – быел иң күп бөртек суктырган комбайнчы 

Быел Тукай районында урып-җыюда иң яхшы күрсәткечкә ирешкән комбайнчы «Кама» агрофирмасыннан Гөлүс Галиев булды. Ул үзенең Нью-Холланд комбайнында 48 көн эчендә 1151 гектардан 35 мең 100 центнер ашлык суктырган.

Хезмәт юлын Гөлүс 17 яшьтә үк Сарман районының «Нөркәй» агрофирмасында башлап жибәрә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач та, үз юлын Тукай районының «Кама» агрофирмасында дәвам итә. Егеткә 23 яшь кенә булуга карамастан, ашлык җыю эшендә тәҗрибәсе биш елдан артык инде аның.
– Комбайн белән армиядә вакытта гына аерылып тордым. Комбайнны яратам, шуңа башка техниканы сайламадым. Әмма аны, яшь баланы караган кебек, гел кайгыртып торырга кирәк. Карамасаң, эшләп булмый анда. Кечкенә генә хата ясасаң да, күп югалтуларга дучар буласың. Югары нәтиҗәгә ирешү өчен иртә торып, соң ятарга күнегү, тырышлык кирәк. Теләк булса, эш карышмый ул. Ничек кенә авыр булмасын, һөнәремә һич хыянәт итмәс идем. Киләчәк тормышымны игенчелектә генә күрәм, – ди Гөлүс.
Урып-җыю кампаниясе чорында Гөлүс белән иңне-иңгә куеп бергә эшләүче комбайнчы ярдәмчесе хезмәтен дә әйтми булмый. Бу яктан яшь комбайнер Гөлүскә уңыш елмайган – ярдәмчесе Илнур Этикбаевның иңендә туган як кырларыннан уңыш җыеп алуда 20 еллык бай тәҗрибәсе бар.
Эссе җәйге кояш астында, тузан йотып, бер караңгыдан икенчесенә кадәр штурвал тотып, икмәк өчен барган көрәштә җиңеп чыккан егетләрнең хезмәте хөрмәткә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев