Спорт

“Чаңгы юлы -2015” акциясендә Тукай районында 3 меңнән артык кеше катнашты.(+фотолар)

7 февраль көнне Тукай районында Россиякүләм чаңгы ярышлары узды, анда 3 меңнән артык спорт яратучы катнашты. Бу хакта бүген дүшәмбе киңәшмәсендә яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев хәбәр итте. "Россия чаңгы юлы"- 1982 елдан бирде үткәрелүче традицион ярыш. Быел ул кышкы спорт төрләре үсешенә китергән Сочидагы Олимпия кышкы...

7 февраль көнне Тукай районында Россиякүләм чаңгы ярышлары узды, анда 3 меңнән артык спорт яратучы катнашты. Бу хакта бүген дүшәмбе киңәшмәсендә яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев хәбәр итте.
"Россия чаңгы юлы"- 1982 елдан бирде үткәрелүче традицион ярыш. Быел ул кышкы спорт төрләре үсешенә китергән Сочидагы Олимпия кышкы уеннары уздырылуга бер ел тулган чорда үткәрелде.
Ярышка старт Новый поселогындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында бирелде. Акциядә балалар, укучылар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре , укытучылар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, район Башкарма комитеты һәм Советы җитәкчелеге, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре катнашты. Өлкәннәр 2015 метр , балалар мең метр араны үтте.

Нет комментариев