Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кул көрәше буенча ТР ярышларында район спортчылары II урын алды

Күптән түгел Арча шәһәрендә кул көрәше буенча авыл җирлекләре командалары арасында ТР чемпионаты үтте. Ул «Сәламәтлек» дип исемләнгән XV авыллар спартакиадасы программасы кысаларында оештырылды. Ярышларда барысы бергә бөтен республикадан килгән 13 команда катнашты.

Чемпионатта Тукай районы көрәшчеләре дә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 65 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә Югары Байлар авылыннан спорт мастеры кандидаты Нәфис Хаҗиев, 80 кг авырлыкта Калмаштан спорт мастеры кандидаты Александр Жеребенков, 85 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә Югары Байлар авылыннан спорт мастеры кандидаты Алмаз Харисов, 90 кг авырлыкта Сәмәкәйдән спорт мастеры кандидаты Марат Сәгыйтов, 80 кг нан да артыграк булган үлчәү категориясендә Түбән Суыксу авылыннан РФнең спорт мастеры Алия Сираева лаеклы беренче урын алдылар. 100 кг авырлыкта Түбән Суыксудан спорт мастеры кандидаты Айзат Шәмсиев икенче урынга чыкты. 65 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә Бай-Бүләк авылыннан спорт мастеры кандидаты Әлфинә Зәйнәшева өченче урында калды. Ә барлык командалар арасында Тукай районы командасына икенче урын бирелде, дип хәбәр итәләр безгә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.

Фото район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев