Көндәшләр көчле булса да, яшь көрәшчеләр сынатмады
26 мартта Алабуга шәһәрендә Фаил Гыйззәтуллин истәлегенә милли көрәш буенча республика турниры үтте. Безнең районның җыелма командасы составында ярышка Иске Абдул, «Татарстан» совхозы поселогы, Биклән һәм Круглое Поле егетләре барды.
Көндәшләр бик көчле иде, шулай да районның яшь көрәшечеләре сынатмады. 36 килограммлылар арасында Круглое Поледан Нурислам Әхмәдов (тренеры Рафаэль Гыйззәтуллин) өченче урынны, 50 килограммлылар арасында Бикләннән Илназ Рамазанов (тренеры Марат Мөхәммәдиев) икенче урынны, 55 килограммлылар арасында «Татарстан» совхозы поселогыннан Илназ Гайнетдинов (тренеры Виктор Булатов) шулай ук икенче урынны яулады. Иске Абдулдан Рифат Сәгыйдуллин, «Татарстан» совхозы поселогыннан Ринат Баһаветдинов, Айрат Тәхәвиев, Бикләннән Радик Дусманов берешәр мәртәбә җиңүгә иерштеләр, дип хәбәр итә Круглое Поледан тренер Рафаэль Гыйззәтуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев