Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көндәшләр көчле булса да, яшь көрәшчеләр сынатмады

Алабуга шәһәрендә Фаил Гыйззәтуллин истәлегенә милли көрәш буенча республика турниры үтте. Безнең районның җыелма командасы составында ярышка Иске Абдул, «Татарстан» совхозы поселогы, Биклән һәм Круглое Поле егетләре барды. Көндәшләр бик көчле иде, шулай да районның яшь көрәшчеләре сынатмады. 36 килограммлылар арасында Круглое Поледан Нурислам Әхмәдов (тренеры Рафаэль Гыйззәтуллин) өченче урынны,...

Алабуга шәһәрендә Фаил Гыйззәтуллин истәлегенә милли көрәш буенча республика турниры үтте. Безнең районның җыелма командасы составында ярышка Иске Абдул, «Татарстан» совхозы поселогы, Биклән һәм Круглое Поле егетләре барды. Көндәшләр бик көчле иде, шулай да районның яшь көрәшчеләре сынатмады. 36 килограммлылар арасында Круглое Поледан Нурислам Әхмәдов (тренеры Рафаэль Гыйззәтуллин) өченче урынны, 50 килограммлылар арасында Бикләннән Илназ Рамазанов (тренеры Марат Мөхәммәдиев) икенче урынны, 55 килограммлылар арасында «Татарстан» совхозы поселогыннан Илназ Гайнетдинов (тренеры Виктор Булатов) шулай ук икенче урынны яулады. Иске Абдулдан Рифат Сәгыйдуллин, «Татарстан» совхозы поселогыннан Ринат Баһаветдинов, Айрат Тәхәвиев, Бикләннән Радик Дусманов берешәр мәртәбә җиңүгә ирештеләр, дип хәбәр итә Круглое Поледан тренер Рафаэль Гыйззәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт