Кадрлар мәсьәләсе кыен булса да, кырга чыгарга әзер
Берничә атна буе күзәтелгән җылы һава торышы үзенекен итте: басулар кардан арынып, кояшка чыкты. Бу район игенчеләре өчен язгы кыр эшләренә әзерлекне тиз арада тәмамларга тагын бер зур этәргеч булды. Әлеге вакытта хуҗалыкларда көздән ремонтлаган тагылма техниканы, тракторларны янә бер тикшереп, вак төзексезлекләрне бетерү, ашлама, орлык әзерләү белән мәшгульләр.