Якты юл
  • Рус Тат
  • Кадрлар мәсьәләсе кыен булса да, кырга чыгарга әзер

    Берничә атна буе күзәтелгән җылы һава торышы үзенекен итте: басулар кардан арынып, кояшка чыкты. Бу район игенчеләре өчен язгы кыр эшләренә әзерлекне тиз арада тәмамларга тагын бер зур этәргеч булды. Әлеге вакытта хуҗалыкларда көздән ремонтлаган тагылма техниканы, тракторларны янә бер тикшереп, вак төзексезлекләрне бетерү, ашлама, орлык әзерләү белән мәшгульләр.

    «Биклән» җитештерү кооперативында да эш гөрли. Без килгәндә хуҗалык механизаторлары тырмаларны, культивацияләү агрегатларын төзәтәләр иде. Ерак түгел ремонтланган, эшкә әзер чәчкечләре дә тора.
    Кооператив җитәкчесе Рафаэль Хаматов башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләп, техника паркы белән таныштырды.
    - Быел тырмага 8 трактор чыгачак. Аларның дүртесе - яңа «Белорус» тракторы. Хәзерге вакытта эшчеләребез культивация агрегатларында, башка тагылма техникада соңгы көйләү эшләрен башкаралар. Көздән ремонтлап куйсак та, кыштан соң барлык төр техниканы тикшерми мөмкин түгел. Басуга чыкканчы һәрнәрсә ышанычлы булырга тиеш. Бер культивация агрегатына 600 гектар йөкләнеш туры килә бит. Шуңа күрә, техниканың сынатмавы кирәк, - диде Рафаэль Габделхәй улы.
    Җирне техника белән эшкәртүдән кала, аны чәчүгә кадәр туклыклы минераль матдәләр белән дә туендырырга кирәк. Әлеге максаттан «Биклән» хуҗалыгында дәүләт тарафыннан бирелүче субсидия акчасына җитәрлек күләмдә ашлама сатып алынган. Ашламаны Менделеевскидан һәм башка җирләрдән дә алып кайтканнар.
    Сүз артыннан сүз, җитәкче белән чәчеләсе орлык, аның сыйфаты турында да сөйләшеп алдык.
    - Безнең кооператив - сыра пешерү өчен махсус арпа үстерүче хуҗалык. Быел Курган өлкәсеннән корылыкка чыдамыы «уралсиб» дигән яңа бодай орлыгы алып кайттык. Ульянов шәһәренең фән институтыннан яңа «конкория» солы орлыгы да кайтартылды. Гомумән, без мөмкинлектән чыгып, ел саен чәчеләсе орлык материалын яңартырга, сыйфатлырагын сайларга тырышабыз. Икмәк уңышы сыйфатлы орлыкка барып тоташа - шуны онытмыйбыз. Үстергән бодай, солы белән «Болгар сыра» җәмгыятен һәм Чаллы шәһәрендәге «Тулпар» спорт мәктәбе атларын тәэмин итеп торабыз, - дип сөйләде Рафаэль Хаматов.
    Чәчү алдыннан орлыкны технология нигезендә гербицидлар белән эшкәртеп чыгачаклар.
    Якын арада башкарыласы эшләргә килгәндә, хуҗалык җитәкчесе күпьеллык үләннәргә ашлама кертергә ниятли. Әмма бу эшне башкарыр алдыннан көннәрнең җылынганын, җирнең өлгергәнен көтәргә туры килә. Көн белән төн температурасы тигезләшкәч тә, 400 гектардагы күпьеллык үләнгә, 400 гектардагы уҗымга «Туман» агрегаты белән ашлама кертеләчәк.
    Техник ресурслар, ашлама, орлыктан кала, хуҗалыкның язгы кыр эшләрен уңышлы башкаруы өчен игенчеләрнең дә җитәрлек булуы кирәк. Моның шулай икәнен җитәкче үзе дә очрашуыбыз барышында берничә тапкыр ассызыклады. Кадрлар мәсьәләсе «Биклән» җитештерү кооперативында ел саен көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.
    - Кадрлар җитми. Ел саен яңа эшче куллар эзләргә мәҗбүр булабыз, - ди Рафаэль Габделхәй улы. - Хуҗалыкта булган эшчеләрнең шактые - пенсионерлар. Ярый, алар бар әле. Бүгенге көндә алар безнең ышанычыбыз, терәгебез. Кызганыч, яшьләр турында алай дип әйтеп булмый әлегә, - диде ул. - Хәзерге вакытта кооперативның техника паркында 50 кеше эшли. Аена соңарусыз, үз вакытында уртача 18500 сум күләмендә хезмәт хакы алалар, - диде ул. Бүгеннән үк эшчеләребез озынайтылган эш сәгате буенча эшли башлады.
    Менә шундый ниятләр, планнар белән эшлиләр «Биклән» хуҗалыгында. Авырлыклар, проблемалар булса да, хәлләреннән килгәнчә аларны чишәргә, чыгу юллары табарга тырышалар. Иң мөһиме - бер урында тормыйлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: