Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чокырларны ямый башлыйлар

Апрель башыннан «Татавтодор» оешмасының Яр Чаллы филиалы район территориясендәге юлларның чокырланган урыннарын ремонтлый башларга планлаштыра. Төзекләндерү эшләрен башкаручылар иң беренче Яр Чаллы - Сарман трассасына, аннары Яр Чаллы - Зәй юлына, алардан соң башка участокларга чыгарга уйлыйлар. Һава торышы мөмкинлек бирсә, чокырларны ямауны эшчеләр бер ай эчендә тәмамларга ниятлиләр. Төзекләндерү...

Апрель башыннан «Татавтодор» оешмасының Яр Чаллы филиалы район территориясендәге юлларның чокырланган урыннарын ремонтлый башларга планлаштыра. Төзекләндерү эшләрен башкаручылар иң беренче Яр Чаллы - Сарман трассасына, аннары Яр Чаллы - Зәй юлына, алардан соң башка участокларга чыгарга уйлыйлар. Һава торышы мөмкинлек бирсә, чокырларны ямауны эшчеләр бер ай эчендә тәмамларга ниятлиләр. Төзекләндерү технологиясенә килгәндә исә, чокыр башта һава өрдереп чистартылачак, киптереләчәк, аннары асфальтлы-битумлы катнашма салыначак. Филиал директоры Рәдис Вәсимовның әйтүенчә, район юлларын тәртиптә тотуга һәр ел саен 100 млн сум акча бүленә, чокырларны ямау да шул исәптән башкарыла.
Май ахырында исә «Татавтодор» эшчеләре төзелеш эшенә тотынырга исәплиләр. Быелгы планда өч участокта - Яңа поселогы, Оргыды юлларында һәм Яр Чаллы - Сарман трассасында барлыгы 10 километрда юлларны яңарту каралган. Бу максатка 300 млн сум акча бүленә. Аның 200 млн сумы Сарман трассасындагы 3 километр араны төзү өчен тотылачак. Бу бик катлаулы участок, шуңа күрә ул шундый зур сумма таләп итә, ди филиалның директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев