Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен спартакиада узды

Инвалидлар декадасы уңаеннан, районда бик күп төрле чаралар уздырыла. Шуларның берсе - шахмат-шашка, дартс, атыш, урыннан сикерү һәм кул көрәше буенча спартакиада. Ул сишәмбе көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында оештырылды.

Спорт залына килеп керү белән җыелган халыкның саны шаккаттырды мине. Биредә 100гә якын кеше уеннарда катнашу теләге белән чын мәгънәсендә янып йөри. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең мондый чараларга теләп катнашуы шатландыра. Спартакиаданы тантаналы рәвештә район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, шулай ук район яшләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев ачып җибәрделәр.

- Көчле рухлы, батыр җанлы, тормыш авырлыкларына бирешмәүче кешеләр мактауга лаеклы. Сез бергә җыелганда тирә-юнь нурга күмелә. Бу нур әйтерсең лә сезнең йөрәк җылысы. Безнең өчен сез барыгыз да - җиңүче!» - диделәр алар чыгышларында.

Ниһаять, яше дә, карты да зарыгып көткән спартакиада башланып китте. Бинаның төрле почмакларында спартакиаданың төрле уеннары буенча ярыш бара. Әнә, бар көчен биреп, ирләр кул көрәштерә, алардан бер дә калышмыйча хатын-кызлар «Әйдә! Әйдә!» - диеп, бер-берсенә көч биреп торалар. Бинаның каршы ягында мылтыктан атыш бара. Уенчылар чиратлашып аталар да, сикереп торып мишеньны карарга йөгерәләр. Күбрәк бал җыючыларның йөзләре балкый - сабый сыман сөенәләр алар. Шахмат уены ничек барганына күз салыйк - монда киеренке уен бара. Һәрбер адым 100 тапкыр уйланылган, ялгышлыкка хак юк. Бу уен спартакиаданың соңгы мизгелләренә кадәр барды, берсенең дә бирешәсе килмәде. Гомумән, һәр уен төрендә һәркайсы үзенең үҗәтлеген һәм осталыгын күрсәтергә тырышты.

Әлбәттә, инвалидларның барысы да җиңүче булырга хаклы. Ләкин алар арасында да иң-иңнәре бар. Менә алар, беренчелекне яулаучы геройларыбыз - шашка уены буенча ирләр арасында Василий Иванов (Мәләкәс) һәм хатын-кызлар арасында Галина Семенова (Түбән Суыксу), шахмат уены фаворитлары - Юрий Овсянников (Теләнче Тамак) һәм Лидия Удовиченко (Яңа поселогы), дартс уены буенча - Анатолий Чекушков (44 очко) һәм Рәйхәнә Галиева (40 очко), кул көрәше буенча - Рәҗәп Мирзаянов (Кнәз) һәм Айгөл Фәттахова (Күперле), атыш буенча - Марсель Авзалов (Теләнче Тамак) һәм Илгизә Нуруллина (Күзкәй), урыннан сикерү буенча - Василий Иванов (184 см) һәм Рузилә Нуруллина (143 см), приседание буенча - Айгөл Фәттахова (50 тапкыр). Аеруча, идәннән күтәрелү (отжимание от пола) буеча 32 тапкыр күтәрелгән коляскадагы инвалид Зәкәрия Баев (Кнәз) шаккаттырды. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр, медаль-грамоталар белән бүләкләнде. Шулай ук регионара «Спортлы хәрәкәт» инвалидлар оешмасы ярдәме белән әзерләнгән татлы бүләкләр һәрбер катнашучыга таратылды.

Биредәге спортчылар, килгән кунаклар - һәммәсе өчен дә кыр кухнясы оештырылган иде. Һәрбер теләгән кеше кайнар чәй, өчпочмак, эремчек пәрәмәче авыз итә алды. Шулай ук спартакиадага җыелган кешеләрнең күңелен күрер өчен спорт комплекс бинасында Мөнәвир Мусабиров һәм Илнар Кашапов гармунда татар көйләре уйнадылар. Аларга кушылып һәр теләгән кеше үзенең яраткан җырын җырлады. Хәтта утырып торган әбекәйләр дә аларга кушылды. Һичшиксез, мондый чараларның әһәмияте бик зур. «Без әлеге чараларны көтеп алабыз, чөнки гел өйдә бит без, кеше белән аралашасы килә. Бүген дуслар, таныш-белешләр белән очраштык, бергәләп кайнар чәйләр эчтек. Безне хөрмәтләп, исләреннән чыгармыйча, спартакиада оештырган кешеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Мондый очрашулар ешрак булса иде», - диде миңа уеннарга килгән бер ханым.

Сау-сәламәт булып та, кайвакыт тормыш куйган авырлыклар алдында югалып калабыз. Сәламәтлекләре какшаган, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә икеләтә, өчләтә авыр. Гариплекне беркем дә теләп алмый. Язмыш куйган сынауларны үтәр өчен Ходай Тәгалә сабырлык, түземлек бирсен. Янәшәдә шундый олы йөрәкле, хәлләренә битараф булмаган кешеләр булганда язмышның барлык сынаулары да сындыра алмас адәм баласын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев