Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгы шуу – бер генә вакыт 

Яңа поселогындагы чаңгы базасында якташыбыз, Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә багышланган район беренчелеге һәм чемпионаты узды. Районда массакүләм сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга һәм физкультура-спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан чираттагы чара булды ул.

Чаңгы ярышында район җирлегендә яшәүче төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Гомумбелем бирү мәктәпләреннән 21, авыл җирлекләреннән 18 җыелма команда килгән иде. Оешма-предприятиеләрдән ветеринария берләшмәсе, «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Тукай водоканал» ҖЧҖ, С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан җыелма командалар көч сынашты. Гомумбелем бирү мәктәбендә эшләүчеләр һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлекләре җыелма командасы составында чыгыш ясады. 
– Районда физкультура, спорт белән шөгыльләнү өчен мөм-кинлекләр арта бара. Яңа поселогындагы чаңгы трассасын халык үз итте, шуңа да спорт ярышларына бәйрәмгә барган кебек ашкынып киләләр, – диде район башлыгы Фаил Камаев әлеге чара уңаеннан. 
– Шимбә көнне чаңгы ярышлары өчен һава торышы да уңай килеп торды. Җирлегебездә яшәүче һәм эшләүчеләрнең күпчелеге хәзер сәламәт яшәү рәвешенә тартыла. Моны без халыкның спорт чараларында актив катнашуыннан күреп торабыз. Бездә спорт ярышлары хәзер, чыннан да, бәйрәм төсен ала, – дип куәтли район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев. 
 – Шунысы сөенечле, чаңгы трассасы спорт сөючеләр белән тулы булды. Халыкны спортка тарту мәктәптән башлана, – дип башлады сүзен гомумбелем бирү мәктәпләре арасында беренче урын яулаган Иске Абдул мәктәбе физкультура укытучысы Айнур Габидуллин. – Мәктәп территориясендә чаңгы трассасы ясадым – укучылар, авыл халкы шунда рәхәтләнеп шуа. Укучыларым Динар Газиев һәм Ралия Насыйрова бүгенге ярышта икенче, Ислам Гыйльметдинов өченче урыннарны яуладылар. Илгиз Дәүләтгәрев, Алсу Кәлимова һәр елны спорт ярышында катнашып призлы урыннар алалар. Бездә ата-аналар, педагоглар үз үрнәгендә яшь буында физкультура, спортка мәхәббәт тәрбияли. Мәктәбебез район күләмендә оештырылган спорт чараларында һәрвакыт актив катнашып, сәламәт яшәү рәвешен халык арасында пропагандалауда үзеннән зур өлеш кертә, – ди тәҗрибәле педагог. 
Түбән Суыксу авылы егете Камил Ихсанов үз яшьтәшләре арасында шәхси узышта беренче, Яңа Мусабайдан Язилә Шәймәрдәнова икенче урынга лаек булдылар. Түбәнсуыксулылар – авыл җирлекләре командалары арасында да беренче. Язилә Шәймәрдәнова Казанда физкультура институтының беренче курсында укый. Кышкы каникулга кайткан. Нәкъ кинодагы кебек: үзе тырыш, үзе гүзәл студентка, үзе спортсменка. 
– Таудан түбән таба чаңгыда шуарга бик яратам, ул вакытта үземне судагы балык кебек хис итәм. Чаңгыда шуу бер генә вакыт бит! Көн саен кул көрәше буенча Россия чемпионатына әзерләнәм. Каникулда да һәр минутым исәптә. Әти-әни безгә дөрес тәрбия бирделәр, сәламәт булуыбызны кайгырттылар, – ди.
Шушы ук җирлектән Зөфәр Шәймәрдәнов та бу чарадан читтә калмады – авыл җирлеге данын яклап ярышта катнашты. 
Оешма, предприя-тиеләр арасында район ветеринария бер-ләшмәсе коллективы өченче урынга лаек булды. Берләшмә данын яклаган мал табибы Рәмис Мингалеев: «Күптәннән шушындый шәп трассада чаңгыда йөргәнем юк иде. 2005 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң спорт ярышларында катнашканым булмады. Туган авылым Теләнче Тамакта төпләнеп, ветеринария табибы булып эшлим, Казан ветеринария институтын тәмамладым. Беренче сыйныфта укучы улым Рамазан белән ял көннәрендә чаңгы шуабыз шууын, ә инде бүгенге ярышта призлы урын алырмын дип башыма да китермәдем. Өченче урын булса да, минем өчен зур сөенеч. Яңа поселогының чаңгы трассасында узачак ярышларда ешрак катнашырга кирәк дигән фикергә килдем. Беренчедән, саф һавада йөрү сәламәтлек өчен яхшы, икенчедән, хезмәттәшләрең белән аралашасың, өченчедән, файдалы итеп ял итәсең», – ди. 

 

Чемпионатта һәм район беренчелегендә призлы урыннар яулаган спортчыларга медальләр һәм грамоталар, җиңүчеләргә кубоклар тапшырылды. 


/ Фәнис Ихсанов фотосы.

Командаларда җиңүчеләр

Гомумбелем бирү мәктәпләре арасында:
Беренче урын – Иске Абдул мәктәбе.
Икенче урын – Яңа поселогы мәктәбе.
Өченче урын – Кече Шилнә мәктәбе.

Авыл җирлекләре арасында:
Беренче урын – Түбән Суыксу авыл җирлеге.
Икенче урын – Калмаш авыл җирлеге.
Өченче урын – Иштирәк авыл җирлеге.

Оешма-предприятиеләр арасында:
Беренче урын – «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ.
Икенче урын – «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ.
Өченче урын – район ветеринария берләшмәсе.


/ Фәнис Ихсанов фотосы.

Шәхси беренчелектә җиңүчеләр 

Гомумбелем бирү мәктәпләреннән:
Еегетләр арасында:
Беренче урын – Тимур Халеев, Кече Шилнә авылы.
Икенче урын – Динар Газиев, Иске Абдул авылы.
Өченче урын – Ислам Гыйльметдинов, Иске Абдул авылы.

Кызлар арасында:
Беренче урын – Альмира Нуретдинова, Яңа поселогы.
Өченче урын – Ралия Насыйрова, Иске Абдул авылы.
Өченче урын – Азалия Садыйкова, «Татарстан» совхозы поселогы.


Оешмалардан:
Ир-атлар арасында
Беренче урын – Илдар Сәгыйдуллин, С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалык.
Икенче урын – Вадим Кириллов, «Чаллы Бройлер» ҖЧҖ.
Өченче урын – Рәмис Мингалеев, район ветеринария берләшмәсе.

Реклама

Хатын-кызлар арасында:
Беренче урын – Роза Фролова, «Чаллы Бройлер» ҖЧҖ.
Икенче урын – Гөлфия Җиһангирова, «Чаллы Бройлер» ҖЧҖ.
Өченче урын – Нәргизә Канипова, «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ.

 

Авыл җирлекләреннән иң оста чаңгы шуучылар: 
40 яшькә кадәрге ир-атлар арасында:

Беренче урын – Камил Ихсанов, Түбән Суыксу авылы.
Икенче урын – Илнур Рогатов, Иштирәк авылы.
Өченче урын – Василий Яцкевич, Шилнәбаш авылы.

40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында:
Беренче урын – Алексей Ермошкин, Калмаш авылы.
Икенче урын – Владимир Яковлев, Түбән Суыксу авылы.
Өченче урын – Азат Сәлимов, Теләнче Тамак авылы.

40 яшькә кадәр хатын-кызлар арасында:
Беренче урын – Айгөл Шәйдуллина, Яңа поселогы.
Икенче урын – Язилә Шәймәрданова, Түбән Суыксу авылы.
Өченче урын – Равилә Кашапова, Иске Дөреш авылы.

40 яшьтән өлкән хатын-кызлар арасында:
Беренче урын – Нурия Юсупова, Түбән Суыксу авылы.
Икенче урын – Гөлнара Шәрипова, Түбән Суыксу авылы.
Өченче урын – Равия Габдуллина, Калмаш авылы.

/ Фәнис Ихсанов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X