Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бикләндә – чаңгы бәйрәме

Күптән түгел Бикләндә "Кам-Ключ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте призына районара ачык чаңгы ярышлары үтте.

Әлеге чараның иганәчеләре - Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан "Кам-Ключ" җәмгыяте җитәкчеләре - Биклән авылы егете Илдар Илдус улы Сәйфуллин һәм Бәтке авылы егете Алексей Николаевич Слесарев. Әлеге киң күләмле бәйгегә тирә-күрше авыллардан 17 команда төркемендә 130 чаңгычы килде.

Авыл башындагы мәйданда дәртле музыка уйнап тора. Басуга таба тигез, шома чаңгы юлы кереп китә. Ярышта катнашучылар өчен күчмә ашханә, сәүдә ноктасы оештырылган. Бер читтәге өстәл өстендә җиңүчеләрне кыйммәтле призлар, кубоклар һәм медальләр көтә. Беренче ярдәм күрсәтергә - шәфкать туташы, дистанция узган чаңгычыларның хәлен, ярышның гадел барышын күзәтергә кар өстеннән йөри торган мототехника - бар да алдан уйланылган.

Көн матур, аяз. Чаңгычыларның да, җанатарларның да кәефләре күтәренке.

Ярышлар тантаналы төстә башланып китте. Спортчыларның күкрәкләрен «Кам-Ключ» җәмгыяте логотипы төшкән номерлы майкалар бизи. Элеккеге елларда район спорт бүлеген җитәкләгән, хәзерге вакытта район ветеран спортчылары җитәкчесе Т. Бәхтегәрәев, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы И. Гәрәев, Биклән урта мәктәбенең физкультура укытучысы, әлеге ярышның баш хөкемдары Р. Исмәгыйлев, бәйгене оештыручы, иганәче И. Сәйфуллин чаңгычыларга үгет-нәсыйхәтләрен, хәер-фатыйхаларын бирде, ярышка оешкан төстә килгән команда тренерларына җылы рәхмәт сүзләре әйтелде.

- Чаңгы юллары спортчылар өчен ирекле ысул белән шууга яраклаштырылган. Бу тиз шуу ысулы, сезгә уңышлар телим. Әмма каушап калучылар да булмый калмас, - диде ярышларның баш хөкемдары Ринат Марс улы.

Менә беренче старт бирелде. Чаңгычылар якты кояш нурлары астында ялтырап яткан ап-ак чаңгы юлына аяк басты. Бәйгеләр 3 яшь төркемендә узды. Җиңүчеләр һәм призерлар түбәндәгечә булды. 2 километр арага 14 яше тулган һәм аннан кече кызлар арасында беренче урында - Елена Инкина (Круглое Поле), икенче урынга - Ксения Мурзабаева (Яңа пос.), өченче урында Алия Вахитова (Иштирәк) чыктылар. Шушы яшь төркемендә 3 километр арада малайлар арасында беренче урында - Илназ Шәмсетдинов, икенче урында - Радик Дусманов (икесе дә Бикләннән), өченче урынга Айрат Гәрәев (Яңа пос.) лаек булды. 15-17 яшьлек кызлар арасында 3 километр араны уңышлы үтеп Камилла Ганиева (Яңа пос.), Ләйсән Ситдыйкова, Адилә Җиһангирова призлы урыннарны яуладылар ( икесе дә Биклән урта мәктәбеннән). 5 километр арада жиңүчеләр түбәндәгечә: беренче урында - Михаил Чернышев (Яңа пос.), икенче урында - Александр Слепков (Кече Шилнә), өченче урында Илсур Мостафин (Биклән). Укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында урыннар түбәндәгечә булды: 3 километр арага хатын кызлар арасында Резидә Гәрәева (Мус.Завод) - беренче, Гүзәл Хәйдәрова (Яңа пос.) белән Лилия Шәмсиева (Тубән. Суыксу) икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. 5 км. арага ирләр арасында җиңү бәхете Руслан Фәрдиев, Рөстәм Хәйдәров (икесе дә Бикләннән) һәм Анатолий Егоровка (Яңа пос.) елмайды.

Командалар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урынга - Яңа поселогы (тренеры - А. Егоров), икенче урынга - Биклән урта мәктәбе (тренеры - Р. Исмәгыйлев), өченче урынга Мәләкәс (тренеры - В. Артемьев) командалары чыктылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Иң яшь катнашучы да, иң өлкән чаңгычы да «Кам-Ключ» җәмгыяте җитәкчесе И.Сәйфуллин кулыннан бүләкләр кабул итте. Һәр катнашучыга да истәлекле бүләк тапшырылды. Ярышта катнашучылар, зур канәгатьләнү хисе белән иганәчегә һәм ярышны оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтеп өйләренә таралыштылар.

Бу чын мәгънәсендә чаңгы, дуслык, спорт һәм сәламәтлек бәйрәме булды!

Ярышларны оештыру өчен җанын-тәнен биреп, һәр катнашучыны кайнар ризык белән тәэмин итеп, җиңүчеләрне сабан туе батырларын олылаган кебек зурлап бүләкләгән егетебез Илдар Сәйфуллинның әти-әнисе дә кайчандыр Биклән мәктәбендә укытучылар булып эшләгәннәр. Әнисе Фәрмүзә Гәрәй кызы бүген дә улының игелекле гамәлләренә куанып яши, аңа рәхмәтләр укый. Без дә, Биклән авылы халкы, мәктәп укучылары һәм укытучылары мәрхәмәтле авылдашыбызга зур рәхмәт әйтәбез. Илдар Илдус улына эшендә уңышлар, үзенә һәм гаиләсенә сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт чаћгы ярышы