Чаћгы ярышы тег белән яңалыклар
-
21 февраль 2013 - 09:54Бакча балалары да чаңгыга бастыБәтке авылының "Аленушка" балалар бакчасында быел да традиция буенча "Зур чаңгы юлы" үтте. Ул көнне балалар да, тәрбиячеләр дә чаңгыга басты. Чаңгы ярышы бик кызыклы үтте. Финишка килеп җиткәч барлык катнашучылар кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар, дип хәбәр итә бакча мөдире Лилия Хәмидуллина.
-
13 февраль 2013 - 05:01Бөтен район чаңгыга бастыЯл көннәрендә Россия күләмендә узган чаңгы ярышларында миллионлаган кеше чаңгыга басты. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда район күләмендә чаңгы ярышларында барлыгы 2926 кеше катнашкан. Яңа поселогында үткән район чарасында 235 спортчы чаңгыга басты. Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев житәкчелегендә бүлек мөдирләре, идарә башлыклары да биредәге чаңгы...
-
9 февраль 2013 - 07:58Бикләндә – чаңгы бәйрәмеКүптән түгел Бикләндә "Кам-Ключ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте призына районара ачык чаңгы ярышлары үтте.
-
23 гыйнвар 2013 - 05:35Спорт модага иярү түгел, яшәү рәвеше19 гыйнварда Яңа поселогында егерме сигезенче тапкыр якташыбыз, Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов призына чаңгы ярышлары үтте. Анда 16 урта мәктәп, 6 авыл җирлеге командасы - барлыгы 107 чаңгычы катнашты. Ул быел Универсиаданы каршылап дигән шигарь астында узды. Бу зур чарага нибары 163 көн калып бара.
-
29 февраль 2012 - 05:48Чаңгы ярышлары үтәчәк3 март, шимбә көнне, сәгать 10да Түбән Суыксу авылы җирлегендә күп еллар укытучы булып эшләгән Глүс Нурлыгаян улы Шакиров истәлегенә районкүләм чаңгы ярышлары үтәчәк. Барлык чаңгы спортын сөючеләр, өлкән сыйныф укучылары, авыл яшьләре командалары, җанатарлар шушы ярышларда катнашырга чакырыла.