Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бадминтон ярышлары буенча Гриша Цыганков II урын алды

Үткән ялларда Актанышта бадминтон ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә сайлап алу туры үтте. Анда Актаныш, Алабуга, Түбән Кама, Тукай районнары, Яр Чаллы шәһәреннән 11дән алып 19 яшькә кадәр булган 100 яшүсмер катнашты. Безнең район данын Данил Әлмөхәммәтов, Дарья Беляева, Снежана Жданова, Ксения Жданова, Камилла Гатүпова, Олеся Скотникова, Гриша Цыганков, Ислам...

Үткән ялларда Актанышта бадминтон ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә сайлап алу туры үтте. Анда Актаныш, Алабуга, Түбән Кама, Тукай районнары, Яр Чаллы шәһәреннән 11дән алып 19 яшькә кадәр булган 100 яшүсмер катнашты. Безнең район данын Данил Әлмөхәммәтов, Дарья Беляева, Снежана Жданова, Ксения Жданова, Камилла Гатүпова, Олеся Скотникова, Гриша Цыганков, Ислам Ярмиев (тренерлары Людмила Овчинникова), шулай ук Артур Вәлиев, Маша Захарова, Әлмирә Нуриева, Сабина Сәфиуллина (тренерлары Валерий Фәйзуллин) яклап чыктылар. Бадминтон ярышларының шәхси беренчелегендә 15 яшькә кадәр булган спортчылар белән көч сынашып, Гриша Цыганков лаеклы II урынга чыкты. Ә калган яшүсмерләр иң яхшылар рәтендә калдылар, дип хәбәр итәләр безгә район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән.

Фото район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев