Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Александра Кустовская яңадан беренче

Пенза шәһәрендә ВБЕ-сетокан буенча Идел буе федераль округының Чемпионаты һәм Беренчелеге үтте. Ярышларда барлыгы Россия Федерациясенең 12 субъектыннан (Самара, Саратов, Новгород, Брянск, Пенза өлкәләре, Татарстан, Чувашстан, Удмуртия, Марий Эл республикалары һ.б.) 500гә якын спортчы катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында тренер Владимир Заикинда шөгыльләнүче Александра Кустовская да бар иде. Район...

Пенза шәһәрендә ВБЕ-сетокан буенча Идел буе федераль округының Чемпионаты һәм Беренчелеге үтте. Ярышларда барлыгы Россия Федерациясенең 12 субъектыннан (Самара, Саратов, Новгород, Брянск, Пенза өлкәләре, Татарстан, Чувашстан, Удмуртия, Марий Эл республикалары һ.б.) 500гә якын спортчы катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында тренер Владимир Заикинда шөгыльләнүче Александра Кустовская да бар иде. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Александра 10 яшьлек спортчы кызлар арасында каратэның ката төрендә I урынга лаек булды.
Бүгенге көндә Александра 1-2 мартларда Мәскәү шәһәрендә ВБЕ-сетокан каратэ буенча узачак Россия Чемпионатына һәм Беренчелегенә әзерләнә. Әлеге турнир Чехиядә узачак Европа Беренчелегендә катнашуга сайлап алу туры буларак үткәрелә. Александрага да әлеге мәртәбәле ярышларда уңышлар гына теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт