31 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
31 гыйнвар 2014 - 13:40Булганына шөкер итеп яши туксан яшьлек Маһира әбиСәет авылында яшәүче Маһира Гыйльметдиновага бу атнада 90 яшь тулды. Кышның зәмһәрир суыклары чатнап торган аенда туган шушы ипле, мөлаем ак әбине котларга дип, район хакимиятеннән дә, авыл җирлеге һәм җирле ветераннар советыннан да килгәннәр иде. Алар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның җылы эчтәлекле тәбрикләү хатын алып килгәннәр.
-
31 гыйнвар 2014 - 12:01Депутатка җиңел сораулар бирелмәдеКөн бик суык булуга карамастан, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Юныс улы Әминов белән очрашуга шактый халык килде. Шунысын да әйтергә кирәк, аларның яртысы диярлек чаллылылар. Депутат белән очрашырга алдан унлап кеше язылса, кабул итү башланганчы чират сизелерлек артты. Бер үк сорау буенча күмәкләп килүчеләр дә байтак булып чыкты....
-
31 гыйнвар 2014 - 11:40Кнәз мәдәният йортында «Истоки» фестиваленең сайлап алу туры үттеБыелгы Мәдәният елында төп максатыбыз - гореф-гадәтләрне, авылның күркәмлеген, гүзәллеген саклап калу, үзешчән сәнгатьне үстерү. Кнәз авыл җирлегенең мәдәният йортында фольклор коллективлары фестиваленең сайлап алу туры узды.
-
31 гыйнвар 2014 - 09:29Александра Кустовская яңадан беренчеПенза шәһәрендә ВБЕ-сетокан буенча Идел буе федераль округының Чемпионаты һәм Беренчелеге үтте. Ярышларда барлыгы Россия Федерациясенең 12 субъектыннан (Самара, Саратов, Новгород, Брянск, Пенза өлкәләре, Татарстан, Чувашстан, Удмуртия, Марий Эл республикалары һ.б.) 500гә якын спортчы катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында тренер Владимир Заикинда шөгыльләнүче Александра Кустовская да бар иде. Район...
-
31 гыйнвар 2014 - 06:19Круглое Поле кызлары хореография буенча үткәрелгән республика конкурсында – II урындаЯр Чаллы шәһәренең 17нче санлы балалар хореография сәнгате мәктәбендә «Жемчужина» дип аталган республика конкурсы үтте. Хореография яратучы балалар арасында оештырылучы әлеге бәйгедә район балалар иҗаты мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә бар иде. Круглое Поле кызлары Полина Кочерыгина, Алия Закирова, Алия Фәсхетдинова II дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Аларның остазлары Галина Щелконоговага үсеп килүче...
-
31 гыйнвар 2014 - 05:25«Кышкы тылсым» конкурсына нәтиҗәләр ясалдыДуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында «Кышкы тылсым» конкурсы игълан иткән иде. Безнең Vkontakte рәсми төркеменә (http://vk.com/club54482574) һәм электрон почтага (yakti_ul@mail.ru) сез төшергән фотолар шактый килде. 30 гыйнварда җиңүчеләребезне редакциядә җыеп котладык.