Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Кышкы тылсым» конкурсына нәтиҗәләр ясалды

Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында «Кышкы тылсым» конкурсы игълан иткән иде. Безнең Vkontakte рәсми төркеменә (http://vk.com/club54482574) һәм электрон почтага (yakti_ul@mail.ru) сез төшергән фотолар шактый килде. 30 гыйнварда җиңүчеләребезне редакциядә җыеп котладык.

«Кышкы тылсым» конкурсын игълан иткәндә, аның шулхәтле зур колач алуын күз алдыбызга да китермәгән идек. «Иҗат киңлегегезне бер дә чикләмибез. Нинди фото телисез - шундыйны җибәрә аласыз», - дип әйтүебез бер дә юкка булмаган икән. Чыннан да, нинди генә фотолар җибәрмәделәр безгә укучыларыбыз. Алар арасында табигать матурлыгы да, бал-маскарад вакытында төшелгәннәре дә, чыршы янындагылары да, үзенчәлеклеләре дә - гомумән, күптөрле фотолар бар иде. География ягыннан да конкурсыбыз киңлеге ишәйде, дип әйтергә нигез бар. Актив авыллар рәтенә Биклән, Иске Дөреш, Иске Абдул, Калмаш, Яңа Бүләк, Боерган, Теләнче Тамак, Мусабай-Завод, Иштирәк, Түбән Суыксу, Калмия авылларын, Комсомолец һәм Яңа поселоклыларны кертергә була.
Киңәшләшеп, җиңүчеләрне номинацияләр буенча билгеләргә булдык.
1) «Ялда да, эштә дә гел бергә без» номинациясендә Бикләннән Хәйдәровлар гаиләсе бүләкләнә (чәкчәк белән торт тапшырылды);
2) «Иң үзенчәлекле фото» номинациясе - Иске Абдулдан Лилия Минһаҗева (копилка);
3) «Кышкы табигать хозурлыгы» номинациясе - Иске Дөрештән Рәмилә Вәлиуллина (термос);
4) «Якты юл» Кар кызы» номинациясе - «Татарстан» совхозы поселогынан Ралинә Сафина (кечкенә чана);
5) «Алда әле озын юллар бар» номинациясе - Иске Абдулдан Гадел Кыямов (чаңгылар);
6) «Карын да көрибез, матур сыннар да ясыйбыз» номинациясе - Новотроицкоедан Альбина Нуретдинова (көрәк);
7) «Чибәр, сылу, җитез» номинациясе - Бикләннән Гүзәл Нәгыймуллина (олы чана).
Шундый салкын көндә вакыт табып, безне хөрмәт итеп килгән актив егет һәм кызларга, ханымнарга тагын бер кат зур рәхмәт әйтәбез. «Кышкы тылсым» конкурсының иганәчесе - «Татарстан» совхозы поселогының «ВиноГрад» кибете. Безне матур бүләкләр белән тәэмин иткәннәре өчен, әлеге кибеткә рәхмәтләребез зурдан.
Иске Абдул авылыннан Лилия Минһаҗевага вакыт табып берничә сорау бирергә булдык. Күз алдында ул төшергән фото - кире итеп ясалган Кар бабай сыны.
- Авылыбызның клуб каршына апам белән ясадык без аны. Үзебезгә дә бик ошады. Авыл халкы да яныннан елмаеп үтеп китте. Озак уйлап тормыйча, конкурска җибәрдем мин аны, - дип җавап кайтарды кыз.
Бикләннән Гүзәл Нәгыймуллина белән дә сөйләшеп алдык. Редакция коллективына аның ат өстендә төшкән фотолары ошаган иде.
- Махсус конкурс өчен ясалган фотолар ул. Аны Яр Чаллы шәһәренең үзәк чыршысы янында төшергән идек, - диде Гүзәл.
Шулай ук Биклән авылыннан Розалия апа Хәйдәрова да җибәргән фотолары турында әйтеп үтте.
- Мин үзем фельдшер, Калинино авылына барып эшлим. Конкурс турында да газета битләреннән һәм социаль челтәр аркылы белдек. Кызым Рәмилә инде бөтен нәрсәне башлап җибәрүче. Без гаиләбез белән, гомумән, кыш айларын бик яратабыз. Кызым Рәмилә, улым Рөстәм белән чаңгы-чаналарда да еш йөрибез. Актив тормыш алып баруыбызны «Якты юл» укучыларына да күрсәтәсебез килде, - диде Розалия апа.
Конкурсыбызда актив катнашкан барлык укучыларыбызга рәхмәт. Җиңеп чыга алмадык дип бер дә күңелләрегезне төшермәгез. Алда әле яңадан-яңа кызыклы конкурсларыбыз булачак. Катнашыгыз, безнең белән калыгыз, актив булыгыз, һәм җиңү, һичшиксез, сезгә елмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс бәйге «Якты юл» Вконтакте челтәрендә