Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутатка җиңел сораулар бирелмәде

Көн бик суык булуга карамастан, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Юныс улы Әминов белән очрашуга шактый халык килде. Шунысын да әйтергә кирәк, аларның яртысы диярлек чаллылылар. Депутат белән очрашырга алдан унлап кеше язылса, кабул итү башланганчы чират сизелерлек артты. Бер үк сорау буенча күмәкләп килүчеләр дә байтак булып чыкты....

- Безнең бит менә дигән үзәкләштерелгән котельныебыз бар. Ул әле 2007 елда гына сафка бастырылды. Файдалану вакыты 2021 елга кадәр. Авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиеваның әйтүенчә, бурычлар җыелган. Каян килгән соң алар, без бит коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түлибез. Хәзер безне фатирларыбызга шәхси газ казаннары куярга мәҗбүр итәләр, җылытуны өзәбез дип куркыталар. Моның өчен без 80 мең сум бурычка керергә тиеш, аны ничек түләрбез, нинди исәпкә яшәрбез. Андый очракта һәр фатирдан аерым төтен юлы чыгарылырга тиеш. Аларны ясаганда иске йортларыбыз җимерелеп бетәчәк, - дип сөйләде алар берсеннән-берсе уздырып.

Сөйләшү барышында Круглое Поледа яшәүчеләрнең барысы да мондый фикердә түгел икәнлеге ачыкланды. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне дә поселоклыларның барысы да бу өлкәннәр кебек вакытында түләп бармый икән. Бурычлар да бәлки шуннандыр.
- Түләмәүчеләр белән эшләүче юк. Бурычларын яптырсыннар, фатирларыннан чыгарсыннар, нигә әле без алар өчен җәфа чигәргә тиеш!
Депутат республика күләмендә торак-коммуналь тармак проблемаларының кискен торуын әйтте. Үзәкләштерелгән котельныйлар күпләп бурычка бата. Аларның һәммәсенең үз икътисадый хәлен аерым карарга, өйрәнергә кирәк. Әмма шәхси казаннар куеп җылыту фатир хуҗаларының үзләренә отышлы, бу очракта боларны халыкка аңлату җитмәгән ахры дип җаваплады ул. 80 мең сумга килгәндә исә аны өлешләп түләү каралган, аз керемлеләргә субсидияләр дә бирелә. Ә өлкәннәр алып килгән хатларының берсен калдырып, икенчесенә Илшат Әминовка мөрәҗәгать итүләре турында имза куйдырып, канәгатьсез генә чыгып киттеләр. Мөгаен, башка инстанцияләргә дә мөрәҗәгать итәргә исәплиләрдер. Депутат аларны:
Депутат:
- Фатирларыгыздагы җылыны өзәргә дә, шушы йортларда яшәүчеләрнең үз теләгеннән башка газ казаннары куярга да мәҗбүр итә алмыйлар, анысы өчен борчылмагыз! - дип тынычландырды.
Фатирларын ничек итеп җылыту отышлырак - Круглое Поледа яшәүчеләр моны үзләре хәл итәргә тиеш. Ә без вакыйгаларның ничек барганын күзәтеп торырбыз. Һәр хәлдә районда моңа кадәр шәхси газ казаннары белән җылытуга күчкән "Татарстан" совхозы поселогы, Комсомолец, Яңа поселогында яшәүчеләрнең зарланганын ишеткән юк. Бәлки алар бу язманы укыгач, сайтыбызга мәкалә астына үз фикерләрен язып җибәрер. Анда ничек икән. Безгә аларның фикерен белү файдалы булыр иде.
Күмәк мөрәҗәгать белән килүчеләрнең икенче төркеме «Татарстан» совхозы поселогының Временный бистәсендә яшәүчеләр. 2012 елда биредәге баракларның икесендә яшәүчеләр яңа төзелгән йорттагы фатирларга күчте. Калган соңгы барактагы 10 гаилә киләсе ел программасына керергә тиеш иде. Әмма узган ел тузган торак программасына шәхси милектәге торак кына кертелгән. Бараклар шәхси милектә түгел, шунлык белән алар программага керә алмый. Депутат бу юнәлештә булдыра алганны эшләргә вәгъдә итте.
Илшат Әминовка шәхси үтенечләр арасында торак шартларын яхшырту, хезмәт хакларын түләтү, Кече Шилнәдә су өчен акча җыю мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.
Яр Чаллы шәһәреннән килүчеләрне 40/03 йорты янына биек йорт төзелү мәсьәләсе борчый. Алар моңа каршы. Кабул итүгә килүчеләрнең тагын берсе - Чаллыда югалтуларга юл куймый торган трамвай юлы төзү проектын тәкъдим итте. Чаллылар башка шәхси сораулар белән дә мөрәҗәгать итте, депутат аларны да тыңлады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминовның халыкны кабул итүе барышында кергән сораулар каләмгә алынды, ул аларның кайберләре буенча депутат мөрәҗәгате ясарга вәгъдә бирде. Әлеге очрашу районда эшләүче коррупциягә каршы көрәш буенча республика эксперт төркеме комиссиясе эше кысаларында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев