Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кнәз мәдәният йортында «Истоки» фестиваленең сайлап алу туры үтте

Быелгы Мәдәният елында төп максатыбыз - гореф-гадәтләрне, авылның күркәмлеген, гүзәллеген саклап калу, үзешчән сәнгатьне үстерү. Кнәз авыл җирлегенең мәдәният йортында фольклор коллективлары фестиваленең сайлап алу туры узды.

Гыйнвар аеның соңгы көннәре салкын булуга карамастан, фестивальнең сайлап алу турын карарга шактый кеше җыелган иде. Тамашачылар арасында олы яшьтәгеләр белән беррәттән яшьләр дә бар иде.
Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре мәртәбәле жюри әгъзалары хозурына ике фольклор коллективы чыгышын тәкъдим итте: «Айбагыр» керәшен ансамбле (җитәкчеләре Софья Габдуллина) һәм яңа гына оешып эшли башлаган «Задоринки» балалар фольклор коллективы (җитәкчеләре Тамара Тузеева). «Айбагыр» ансамбле «Кунак каршы алу» йоласын күрсәтсә, «Задоринки»лар аулак өй күренешләреннән өзекләр тәкъдим иттеләр. Фольклорга багышланган әлеге бәйрәмдә Әхәт белән Рәзинә Аитовлар да чыгыш ясады. Алар җыелган халыкка үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Әхәт Аитов гармунның нинди төрлесендә генә уйнамады да, нинди генә көйләр чыгармады. Рәзинә Аитова исә матур итеп җырлар җырлады, кашыклар белән уйнап, матур көйләр чыгарды. Залдагы тамашачы гөрләтеп кул чапты. Шулай ук бәйрәмгә тагын бер ямь өстәп, Регина Хәйруллина, Зөлфия Хәбибуллина, Владимир Веретенниковлар чыгыш ясады. Сергей Захматов тамашачыларны халык җырларын искиткеч башкаруы белән сөендерде. III сыйныф укучысы Тимур Баев моңлы итеп курайда уйнады (җитәкчесе Азамат Аккубеков). Кичәне җанлы итеп мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Розалия Габдуллина алып барды.
Соңыннан чарага җыелган халык оештырылган кул эшләре күргәзмәсен зур кызыксыну белән карады.
Гадәттәгечә, кул осталарының эшләре чигелгән, бәйләнгән әйберләр күргәзмәсе дә оештырылган иде. Аларны авылдашлары зур кызыксыну белән карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният