Пенсия тәэминаты рубрикасы буенча яңалыклар
-
22 октябрь 2020 - 13:10Стаж икеләтә исәпләнәчәкКоронавирус инфекциясе йоктырган яки әлеге инфекция барлыгы шикләнелгән пациентлар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның августында кабул ителгән 1191нче карары нигезендә, 2020 елның 1 январеннан 30 сентябренә кадәр вакыт өчен бер эш көне ике көн итеп исәпләнәчәк. Бу хокук алдан пенсиягә чыгу вакытын исәпләгәндә бирелә.
-
23 июль 2020 - 17:20Пенсияне телефон аша дистанцион билгеләүКешенең пенсия түләүне сорап электрон гариза бирергә мөмкинлеге булмаган очракта Пенсия фондының территориаль органнары, аның белән телефон аша элемтәгә кереп, пенсия билгеләүгә ризалыгын алалар.
-
23 июль 2020 - 14:10«Совет стажы» өчен акча өстәлмиСоңгы көннәрдә интернетта «совет стажы» өчен пенсиягә акча өстәләчәк икән хәбәрләр йөри. Бу елларга өстәмә акчаны рәсмиләштерү өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк дип язалар. Ләкин бу мәгълүмат дөрес түгел, дип белдерәләр Пенсия фондының район бүлегеннән.
-
22 июль 2020 - 16:20Ышаныч кәгазе буенча түләүне озайтуПенсиясен ышаныч кәгазе буенча башка кешегә рәсмиләштергән пенсионер, закон нигезендә, пенсия алуын раслау өчен елга бер тапкыр Пенсия фондына яисә пенсия китерүче оешмага мөрәҗәгать итәргә тиеш.
-
13 июль 2020 - 08:4080 яше тулган гражданнарның пенсияләрен проактив арттыру80 яше тулган пенсионерлар картлык буенча иминият пенсияләренә арттырылган фиксацияләнгән түләү алу хокукына ия.
-
11 июль 2020 - 14:40Пенсияне шәхси кабинет аша дистанцион билгеләүХәзер пенсияләр күбесенчә Пенсия фондының es.pfrf.ru порталындагы шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелгән электрон гаризалар буенча билгеләнә. Күпчелек очракта пенсия, гражданнарның ризалыгы буенча, Пенсия фондының мәгълүмат базасына эш белән тәэмин итүчеләр җибәргән мәгълүматларга таянып билгеләнә.
-
11 июль 2020 - 09:05Гадиләштерелгән тәртип июль ахырына кадәр озайтылаРоссия Пенсия фонды катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә пенсияләр билгеләү һәм аны түләү буенча карар кабул итүне гадиләштерелгән тәртиптә алып бару максатында агымдагы елның апреленнән июленә кадәр кертелгән вакытлыча чараларны озайтты.
-
6 июль 2020 - 09:10Акча киселми3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга бирелә торган түләүләр буенча Татарстан Республикасында социаль челтәрләр һәм пабликларда мошенниклык гамәлләре теркәлгән.
-
23 май 2020 - 09:45Опекун пенсионерларның акчасы артаМәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турындагы Федераль Законга кертелгән төзәтмәләр буенча 2020 елның 1 июленнән башлап балигъ булмаган яшьтәге балаларның опекуннары яки попечительләре индексацияләнгән иминият пенсияләре ала башлаячаклар.
-
9 апрель 2020 - 13:10Сертифи-катны алмаш-тырырга кирәкми2020 елдан ана капиталының суммасы артты. Ләкин элеккеге сумма күрсәтелгән сертификатларны яңасына алыштырырга кирәкми. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
-
8 апрель 2020 - 12:50Акчаны иртәрәк бирәләрПенсияләрен һәм социаль түләүләрне «Татарстан Почтасы» аша алучыларга апрель аенда акчаны иртәрәк китерәләр.
-
4 апрель 2020 - 12:30Апрельдән артыграк булачакРоссия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары буенча агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 процентка индексацияләнә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.
-
3 апрель 2020 - 09:50Пенсия белән тәэмин итү30 марттан башлап Пенсия фонды бүлекләрендә халыкны кабул итү алдан язылу буенча гына башкарыла. Анда да бары тик Пенсия фонды сайты яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша дистанцион рәвештә алып булмый торган хезмәтләр буенча гына.
-
19 март 2020 - 13:15Компенсация түләнәХезмәткә яраксыз булган кешене тәрбияләүчеләр, эшләмәгән очракта, айлык компенсацион түләү алырга хокуклы. Акчаның күләме 1200 сум. Ул тәрбия алучы эшкә яраксыз гражданинга пенсиясенә өстәп бирелә. Эшкә яраксыз кеше беренче группа инвалидлар (балачактан беренче группа инвалидлардан кала), инвалид балалар, дәвалау учреждениесе тарафыннан чит кеше каравына мохтаҗ дип табылган гражданнар, шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәр булырга мөмкин.