Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Стаж икеләтә исәпләнәчәк

Коронавирус инфекциясе йоктырган яки әлеге инфекция барлыгы шикләнелгән пациентлар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның августында кабул ителгән 1191нче карары нигезендә, 2020 елның 1 январеннан 30 сентябренә кадәр вакыт өчен бер эш көне ике көн итеп исәпләнәчәк. Бу хокук алдан пенсиягә чыгу вакытын исәпләгәндә бирелә. 

Медицина хезмәткәр-ләренә льготалы иминият стажы шәхси (персонифицированный) исәп турындагы белешмәләр белән раслана. 
Искә төшерәбез, медицина хезмәткәрләре махсус стажы җыелганда (авыл җирлегендә эшләүчеләр өчен ул 25 ел, шәһәрдә эшләүчеләр өчен 30 ел) алдан пенсиягә чыгу хокукына ия. 
Картлык буенча иминият пенсиясе бу очракта махсус стаж җыйган датадан һәм мөрәҗәгать иткәннән соң чигерелгән көннәр чорыннан чыгып билгеләнә. 2020 елда чигерелгән көннәр ярты ел вакытны тәшкил итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев