Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Акча алу өчен гариза язарга кирәк

Ана капиталы исәбен-нән айлык акча алучы гаиләләргә хәзер түләүләрне алга таба дәвам иттерү өчен Пенсия фонды бүлегенә гариза язарга кирәк булачак. Түләүләрне автомат рәвештә дәвам итү тәртибе узган елның апрель аенда коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә кертелгән иде. Гариза бирү системасы исә 2 марттан яңартылды. Аны Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша яки дәүләт хезмәтләре порталында бирергә була. Гаризалар шулай ук клиент хезмәте күрсәтү офисларында, күпфункцияле үзәкләрдә кабул ителә. 

Айлык түләү балага өч яшь тулганчы башкарыла. Һәр түләү чоры бер елны тәшкил итә. Гариза биргәндә гаиләнең кереме турында белешмә кирәк. Керем җан башына бер айга яшәү минимумының икеләтә күләменнән артмаска тиеш.   
Ана капиталы исәбен-нән акчалата түләү алуга гаризаны бала туганнан соң өч ел эчендә теләсә кайсы вакытта язарга мөмкин. Әгәр беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәң, акча үткән айлар өчен дә бирелә. Ә инде алты айдан соң гына гариза биргән очракта түләү мөрәҗәгать кергән көннән башлана. 
Искә төшерәбез, 2020 елда Татарстанда ана капиталыннан айлык түләүләр суммасы алдагы елдан ике ярым мәртәбә артып, 169 млн сум тәшкил иткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев