Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Опекун пенсионерларның акчасы арта

Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турындагы Федераль Законга кертелгән төзәтмәләр буенча 2020 елның 1 июленнән башлап балигъ булмаган яшьтәге балаларның опекуннары яки попечительләре индексацияләнгән иминият пенсияләре ала башлаячаклар. 

Хәзерге вакытта түләнелә торган попечительлек эшчәнлегенә (мәсәлән, тәрбиягә бала алган гаилә килешүе кысаларында) мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе кагыйдәләре кертелгән, шуңа күрә опекун пенсионерлар өчен иминият взнослары күчерелә, ә индексацияләнгән пенсия опека срогы чыкканнан соң гына түләнелә.
1 июльдән индекса-цияләнгән пенсия түләүне тәэмин итү өчен 15 июньгә кадәр Пенсия фонды бүлекчәләре опекун пен-сионерларның исемлеген актуальләштерә, 24 июньгә кадәр почта һәм кредит оешмаларына кирәкле документларны формалаштыра.
Республикада тәрбиягә бала алган 300гә якын пенсионер арттырылган пенсия алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев