23 май 2020 яңалыклары
-
Спорт – һәркем өчен
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, диләр. Районда спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешенә елдан-ел зуррак игътибар бирелә. Авылларда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырыла: йөзү бассейны, спорт мәктәбе, заманча спорт мәйданчыкларының ишекләре һәркем өчен ачык. Юкка гына спортчыларыбыз төрле дәрәҗәдәге ярышларда чемпион исемнәрен яуламый. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев сүзләренчә, бу – чик түгел. Җитәкче белән әңгәмәбез шул хакта.
-
Чүп кайсы өйдән чыга?
Коммуналь хезмәтләргә түләү квитанциясе алган саен кан басымым күтәрелә, ди Иске Дөрештә яшәүче Элиза Хәкимуллина. Борчылудан түгел, үртәлеп. Чөнки алар ире белән икәү яшиләр, ә чүп чыгарган өчен өч кеше хисабыннан түлиләр. Ни өчен болай килеп чыга соң?
-
Опекун пенсионерларның акчасы арта
Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турындагы Федераль Законга кертелгән төзәтмәләр буенча 2020 елның 1 июленнән башлап балигъ булмаган яшьтәге балаларның опекуннары яки попечительләре индексацияләнгән иминият пенсияләре ала башлаячаклар.