Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт – һәркем өчен

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, диләр. Районда спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешенә елдан-ел зуррак игътибар бирелә. Авылларда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырыла: йөзү бассейны, спорт мәктәбе, заманча спорт мәйданчыкларының ишекләре һәркем өчен ачык. Юкка гына спортчыларыбыз төрле дәрәҗәдәге ярышларда чемпион исемнәрен яуламый. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев сүзләренчә, бу – чик түгел. Җитәкче белән әңгәмәбез шул хакта.

– Илнур Рәкыйпович, Яңа поселогында укыту-тренировка өчен чаңгы базасы төзелеп килә. Ихтыяҗ тәкъдимне тудыра, диләр. Бездә дә бу төр спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр күпме? 
– Тукай районы җирлегендә легендар геройларыбыз Нурми Шәрипов, Кәлимулла Якупов истәлегенә чаңгы ярышлары уздыру күркәм традициягә әверелде. Әмма район өчен профессиональ чаңгы спорты – яңа юнәлеш. Ул авыр спортның бер төре. Шулай да физик әзерлек кенә дә җитми, бу юнәлештә фанат та булу кирәк. Район спорт мәктәбе базасында чаңгы бүлеге эшләсә дә, бу спортны профессиональ рәвештә үстерү өчен матди-техник база да, югары квалификацияле белгечләр дә юк иде. Хәзер моның өстендә зур эш башладык. Билгеле, бу объект үзен бер-ике ел эчендә генә акламаячак. Без, киләчәкне күзаллап, перспективага эшлибез.

– Яңа объект турында җентекләп сөйләгез әле. Ни өчен аны урнаштыру урыны итеп Яңа поселогы сайланды?
– Чаңгы трассасы өчен бу иң уңайлы урын. Беренчедән, бу территориядә урман массивы, күтәрелү, төшү, тигезлек урыннары бар. Икенчедән, Әҗмәкәй җирлеге елдан-ел үсә, ул шәһәргә дә якын. Объект модульле чаңгы базалары төзү буенча республика программасы хисабына сафка бастырыла. Әлеге проектны башкарып чыгу 9 млн сумга төшәчәк. Ул үз эченә бер модульле бинаны һәм чаңгы трассасын ала. Бинада кар чанасы өчен гараж, чаңгы саклау урыны булачак. Спортчылар өчен чишенү-киенү, юыну, санузел бүлмәләре төзеләчәк. Ә урман массивы эченнән өч километрлы яктыртылган трасса узачак. План буенча, бу база кышын гына түгел, ел әйләнәсе эшләргә тиеш. Лыжероллерлар өчен территорияне бетонлау күздә тотыла. Программа кысаларында базага 100 пар чаңгы һәм кар чанасы бирелә. Объект 1 сентябрьдән эшли башлар дип көтелә. Базада район халкы гына шөгыльләнеп калмыйча, шәһәрлеләр дә килер дип көтелә. Шулай ук биредә район күләмендә чаңгы сезоны ачылу-ябылу чаралары, биатлон һәм башка шундый күләмле ярышлар уздырылачак. Хәзер территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнәбез – 360 төп нарат агачы утырттык. 

– Быел тагын нинди спорт объекты файдалануга тапшырылачак?
– Сентябрьдә Түбән Суыксу җирлегендә универсаль спорт залы үз ишекләрен ачачак. Ике катлы бинада волейбол, баскетбол, мини-футбол өчен бар мөмкинлекләр тудырылачак. Шулай ук биредә күнегүләр залы урнашачак. Икенче катка келәмнәр җәеп, милли көрәш залы булдыру идеясе бар. Беренче чиратта биредә спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшьләр шөгыльләнәчәк, аннары – район данын яклап чыгыш ясаучы җыелма командалар. Кызганычка каршы, соңгыларына моңа кадәр арендага бина алып тренировка уздырырга туры килә иде.
Иске Абдул җирлегендә волейбол-баскетбол өчен заманча мәйданчык төзелеп килә. Ул июнь ае урталарында эшли башлар дип көтелә.

– Киләсе елларга билге-ләнгәнгән планнар бармы?
– Һичшиксез. Әйтик, Яңа Троицкое авылында боз сарае төзү идеясе бар. Биредә көннән-көн халык саны арта, балалар күп туа. Шуңа күрә мондый объект үзен аклар дип уйлыйбыз. Шулай ук ябык мини-футбол мәйданчыгы булдыру нияте бар. Ул безгә ел әйләнәсе шөгыльләнү мөмкинлеге бирәчәк. Теләнче Тамак авылы спорт залында ремонт үткәрү каралган. Ремонттан соң ул заманча технологияләргә корылган яңа юнәлешле зал булачак. Гомумән алганда, без республикада эшләп килүче барлык программаларда карнашырга тырышабыз.

/ Фото район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев