Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чүп кайсы өйдән чыга?

Коммуналь хезмәтләргә түләү квитанциясе алган саен кан басымым күтәрелә, ди Иске Дөрештә яшәүче Элиза Хәкимуллина. Борчылудан түгел, үртәлеп. Чөнки алар ире белән икәү яшиләр, ә чүп чыгарган өчен өч кеше хисабыннан түлиләр. Ни өчен болай килеп чыга соң? 

Әлеге сорауга ачыклык кертергә теләп, Иске Дөрешкә бардык. Элиза ханым үз сүзләрен раслап «Татэнергосбыт» квитанцияләрен күрсәтте. Хәкимуллиннар бер йортта ике кеше яшиләр һәм шул йортка коммуналь хезмәтләр өчен бер квитанция килә. Ә менә «Мехуборка» компаниясе йорт хуҗасы исеменә тагын бер квитанция җибәрә, анда да чүп чыгарган өчен бер кешедән түләү билгеләнгән. Хикмәт шунда: Хәкимуллиннарның ишегалдында сүтелмәгән иске йортлары бар. Яшәү өчен яраклы түгел, суы, газы да өзелгән, хуҗалык кирәк-яракларын саклау өчен келәт буларак хезмәт итә ул. Шуңа да карамастан, чүп өчен түләргә кушалар. 
«Мехуборка» белән ике арада гадел мөнәсәбәт урнаштыру өчен ни эшләргә? Шушы төп сорауга ачыклык кертү өчен без чүп җыю һәм урнаштыру белән шөгыльләнүче «Мехуборка» компанияләр төркеме вәкиле Екатерина Уткина белән элемтәгә кердек. «Иске йорт Росреестрда күчемсез милек, ягъни торак йорт булып теркәлгән булганга, ул буш торса да, милек иясе аннан чүп чыгарганга бер кешегә исәпләнгән сумманы түләп барырга тиеш, – диде Екатерина Алексеевна. – Әлеге түләү «Торак кодексы» һәм РФ Хөкүмәтенең 354нче карары (06.05.2011ел) белән расланган «Күпфатирлы йортларның һәм торак йортларның милекчеләренә һәм алардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре» буенча санала һәм алына». 
Хәкимуллиннар, әлбәттә, моңа риза түгел. Ике кеше яшәп, өч кеше өчен түләргә беркем дә риза булмас иде. Ләкин аларның ишегалдындагы иске йортлары күчемсез милек буларак теркәлгән, шул йортка да чүп өчен түләү салына. Димәк, бердәнбер юл: Хәкимуллиннарга иске йортларын теркәүдән төшерергә кирәк. 
Элиза ханым иң беренче эш итеп Иске Дөреш авыл җирлегенә мөрәҗәгать иткән. Җирлек башлыгы Равис Дусадбеков әйтүенчә, Хәкимуллиннарга иске йортларының яшәргә яраксыз икәнлеген раслап белешмә бирелгән. 
Шул белешмә белән милек иясе район башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ләкин аңа кадәр иске йортны сүтү-сүтмәү турында анык кына фикергә килергә туры киләчәк. Бу документлаштыру процессын тиешенчә башкарып чыгу өчен кирәк. 
Иске йортны сүтәр өчен дә, сүтмичә файдалану өчен дә аның яраксызга чыгуы турында документларны рәсмиләштерү таләп ителә. Росреестрның Тукай районы бүлеге җитәкчесе Анна Барсукова болай дип аңлатма бирә: 
– Йортны сүтәргә җыенган очракта, 218нче законның 80нче маддәсе буенча, милек хуҗасы район башкарма комитетына шул хакта гариза белән мөрәҗәгать итә. Башкарма комитетта бу мәсьәләне (йортның кеше яши торганмы, юкмы икәнен) хәл итүче комиссия эшли. Комиссия милек хуҗасына йортны сүтү планы турында белешмә җиткерергә тиеш. Милек хуҗасы йортны сүткәннән соң яңадан башкарма комитетка хәбәр бирә. Шуннан соң кадастр инженеры йортның сүтелгәнлегенә акт төзи. Аннары милек иясе, сүтелгән йортны Росреестр исәбеннән төшерү өчен, барлык документларын алып, күпфункцияле үзәккә бара.
Ә милек иясе иске йортын сүтәргә җыенмаса, Хәкимуллиннар кебек, кирәк-яраклар саклау өчен файдаланырга теләсә? Тукай районы башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Гөлназ Исхакова аңлатуынча, бу очракта да район башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Башкарма комитет каршындагы комиссия тарафыннан торак йортны торак булмаган корылма итеп күчерү турында карар кабул ителә. Аннары тиешле процедураларны башкарып чыгу өчен күпфункцияле үзәккә барырга туры киләчәк.
Менә шушы яшәргә яраксыз йортка чүп өчен түләү килә. / Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев