Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

«Совет стажы» өчен акча өстәлми

Соңгы көннәрдә интернетта «совет стажы» өчен пенсиягә акча өстәләчәк икән хәбәрләр йөри. Бу елларга өстәмә акчаны рәсмиләштерү өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк дип язалар. Ләкин бу мәгълүмат дөрес түгел, дип белдерәләр Пенсия фондының район бүлегеннән.

Искә төшерәбез, 1991 елга кадәр эшләгән (шул исәптән совет заманында) гражданнарның пенсияләрен кабат исәпләү 2009 елда үткәрелде. Бу процесс валоризация дип аталды. Ул вакытта 2010 елга кадәр пенсиягә чыккан барлык кешенең пенсиясе яңадан исәпләнде. 
2010 елдан пенсияләр валоризацияне исәпкә алып билгеләнә башлады. Ягъни пенсия күләменә барлык «совет стажы» кертелде, хәзер кабат исәпләү кирәк түгел. 
Гадәттә гражданнарга мондый өстәмә түләүне юридик фирмалар вәгъдә итә. Алар өлкәннәргә кирәкле гаризаларны тутырырга ярдәм итәбез дигән тәкъдим белән чыгалар. Әлбәттә инде, бу бушка эшләнми. Кайвакытта әлеге фирмалар Пенсия фондына запрос ясап карый, ләкин кабат исәпләү 2009 елда башкарылды, дигән җавап кына ала. Кайберләре бөтенләй мөрәҗәгать итеп тә тормый. Нәтиҗәдә пенсионер, юридик «хезмәтләр» өчен түләп, акчасын гына югалта. 
Тагын шунысын да аңлатып үтәбез, Пенсия фонды өлкәннәрнең бергә яшәгән юбилей даталарына өстәмә акча түләми. Интернет челтәрләрендә шулай ук бу турыдагы имеш-мимешләр дә йөри. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев