Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Социаль түләүләр артты

Февраль башыннан социаль түләүләр күләме 4,9 процентка артты. Бу үзгәреш ай саен акчалата түләүләр алучыларга кагыла. Әлеге категориягә инвалидлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиациядән зыян күргән кешеләр, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башкалар керә. Социаль хезмәтләр җыелмасы да шулай ук 4,9 процентка индексацияләнәчәк. Аның күләме бер айга 1211,66 сумга җитте: 

– дарулар, медицина эшләнмәләре һәм инвалид балаларга дәвалану өчен туклану (акчалата аена 933,25 сум);
– төп авыруларга профилактика үткәрү максатыннан санатор-курорт дәвалануына юллама (акчалата аена 144,37сум);
– шәһәр яны тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортта дәвалану урынына түләүсез бару һәм кайту (акчалата аена 134,04 сум). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев