Кызыклы һәм файдалы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Шоколад турында
Бик тә югары бәяләнгән какао маен борынгы заманнарда аллалар ризыгы дип санаганнар. Аңардан без барыбыз да яраткан тәм-том - шоколад әзерләнә бит. Бүгенге көндә әлеге баллы ризыкны теләге булган һәркемнең сатып алырга мөмкинлеге бар, ә кибет киштәләрендә аларның йөзләрчә төрен күреп шаккатырлык. Тик файдалы шоколад, чыннан да, кибет киштәләрендә бармы...
-
Тәмле печенье
Кайчак камыр ашларына, мәсәлән, безе ясаганда йомырканың агы гына салына. Аның сарысыннан печенье пешерергә була. Бик тиз пешә һәм тәмле дә. Кирәк: 2 йомырка сарысы, 200 г шикәр оны, 150 г атланмай, 250-300 г он, 1,5 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч (разрыхлитель), 1 г ванилин. Йомырка сарысын шикәр оны һәм йомшарган...
-
Алма тутырылган үрдәк
Игътибарыгызга табынга куярга тутырылган үрдәк рецептын тәкъдим итәбез. Кирәкле продуктлар: уртача зурлыктагы үрдәк, 500 г алма, 50 г (3 аш кашыгы) мүк җиләге, 10 яфрак бөтнек, 3 аш кашыгы бал, тоз, борыч. Бөтнек яфракларын вак итеп турарга. Алманың үзәген алырга, шакмаклап турарга. Алма янына мүк җиләге, бөтнекне кушарга. Болгатырга. Үрдәкне...
-
Баллы пылау
Кирәк: 2 стакан дөге, 3 суган, 200 г әстерхан чикләвеге, 200 г йөзем, 50 г атланмай, зәйтүн мае, тоз. Суганны турап, атланмай һәм зәйтүн мае катнашмасында казанда кыздырырга. Дөгене салырга һәм 1:1 исәбеннән су кушарга. Аерым табада чикләвек һәм йөземне аз гына кыздырып алырга. Дөге пешкәч, чикләвек белән йөземне кушып,...
-
Кабыгы – ашлама
Йомырка кабыгын ташламагыз, әле кыш озын, шактый запас җыеп булачак. Бакча сезоны җиткәч, аның кирәге чыгачак. Йомырка кабыгы 10 г тирәсе. Гаилә көн саен өч йомырка ашый дип санасак, елына 4-5 кг ашлама җыеп була.
-
Агартабыз
Плитка арасындагы каралган җөйләрне агарту өчен мондый катнашма ясый аласыз. 7 стакан суга 0,5 стакан чәй содасы, 1/3 стакан лимон согы һәм чирек стакан аш серкәсе кушарга. Яхшылап болгатырга һәм җөйгә сөртергә. 1-2 минут тотып, гадәттәгечә щетка белән юарга. Кулларга перчатка кияргә онытмагыз. Иске теш щеткасы кулланырга да була.
-
Тозлы кәбестә серләре
Кәбестәне тозлау авыр түгел. Әмма ул гел тәмле килеп чыкмый. Кайчак йомшара, әчеп китә. Нигә әчи? Кәбестә 18-21°Ста тозлана башлый. Әмма җылыда 3 көн тотканнан соң, салкынча урынга куярга кирәк. Анда ул тулысынча тозланып җитә. Нигә йомшара? Иң еш таралган сәбәбе - иртә өлгерешле кәбестәне тозлау. Моңа тозны күп салу,...
-
Гөлләр сулмасын дисәгез
► Гөл яфракларының читләре яки очлары коңгырт төскә керү үсемлеккә дым һәм яктылык җитмәүне, бүлмәдәге һаваның артык коры булуын аңлата. ► Саргайган яфраклар исә гөлгә артык күп су сибелүе, җитәрлек дәрәҗәдә яктылык җитмәве һәм бүлмәдә бик салкын булуы хакында сөйли. ► Яфраклар тонык төстә булса, димәк, аларның тамырлары авырый һәм...
-
Вазелин ярдәме
Вазелин арзанлы, сыналган чара. Хушбуй исе дымлы тәндә озаграк саклануын беләсезме? Хушбуй сибәсе урынга вазелин сөртергә була. Ул җилдә ярылган иреннәрне тиз төзәтә. Эт тырнагы чыкса, тырнакларга вазелин сөртергә мөмкин. Вазелин үкчәне тиз йомшарта. Аны сөрткәч, оекбаш киеп йокларга кирәк.
-
Ташкабак уылдыгы
Кирәк: 3 кг ташкабак, 2 кг помидор, 1әр кг кишер һәм суган, 2шәр аш кашыгы тоз һәм 9 процентлы аш серкәсе, 4 аш кашыгы шикәр комы. Яшелчәләрне эре итеп турарга һәм һәрберсен аерым савытта үсемлек маенда кыздырырга. Майны кыздырырлык кына салырга кирәк. Аннан барысын бергә кушып, 1 сәгать пешерергә. Блендер...
-
Тәмле печенье
Кирәк: 2 йомырка, 200әр г шикәр комы, атланмай һәм он, 2/3 стакан геркулес, 100 г кабыгы 100 г чистартылган көнбагыш орлыгы, әфлисун цедрасы, бер чеметем тоз, 1 чәй кашыгы чәй содасы. Йомырканы шикәр комы белән агарганчы тугларга. Йомыркалы массага йомшарган атланмай кушарга. Әфлисун цедрасы һәм бер чеметем тоз өстәргә. Онны...
-
БАЛАЛАРЧА БУЛМАГАН КҮҢЕЛ АЧУЛАР, ЯКИ ИНТЕРНЕТТА БАЛАЛАРНЫ НИНДИ КУРКЫНЫЧ САГАЛЫЙ
Бүген күпчелек балаларның һәм яшүсмерләрнең буш вакытларын интернет дөньясында үткәрә. Бөтендөнья "пәрәвез"ендә нинди куркыныч сагалавы турында алар үзләре дә, якыннары да уйламый. Наркотиклар һәм исерткеч эчемлекләрне пропагандалау, экстремистик оешмаларга һәм секталарга тарту, үз-үзенә кул салуга яки тирә-юньдәгеләргә карата агрессия, көч кулланырга этәрү, балалар порнографиясе - бу әле Интернетның чиксез киңлекләрендәге...
-
«Бәйрәм» бутерброды
Кирәк: 1 озын батон (багет), 1 банка шпрот, 100 г каты сыр, 2 аш кашыгы майонез, 1 тырнак сарымсак, черри помидорлары, петрушка. Консервны ачып, шпротны маеннан алып, салфетка өстенә куеп торырга. Сырны вак угычтан уарга. Майонезга уылган яки изелгән сарымсак кушарга. Багетны телемнәргә турарга, сарымсаклы майонез ягарга һәм коры табага...
-
Йорт хайваннары булган фатирны төзекләндерү
Әгәр өегездә яраткан йорт хайваны бар икән, фатирны төзекләндергәндә, моны исәпкә алырга кирәк. Диварлар Гадәттә песиләр, бүлмә диварларын тырнап, тырнакларын үткенләргә ярата. Кайчакта аларның тырнакларына махсус каплавычлар кидерү дә ярдәм итми. Диварларны мондый вәхшилектән саклау өчен, чынаяк плитә кулланыгыз. Аш бүлмәсенә тулысынча чынаяк плитә ябыштырырга мөмкин. Кирәк чакта юып алу...
-
Мандарин белән салат
Кирәк: 200-250 г пекин кәбестәсе, 3-4 зуррак мандарин, 200 г майсыз ветчина, 70-80 г каты сыр, 1 банка консервланган кукуруз, тигез микъдарда каймак һәм майонез, укроп, тоз, борыч. Пекин кәбестәсе һәм ветчинаны саламлап турарга. Каты сырны эре угычтан уарга. Мандаринның кабыгын чистартырга, орлыкларын алырга һәм элпәсен салдырырга, һәр өлешне дүрткә...