Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Мандарин белән салат

Кирәк: 200-250 г пекин кәбестәсе, 3-4 зуррак мандарин, 200 г майсыз ветчина, 70-80 г каты сыр, 1 банка консервланган кукуруз, тигез микъдарда каймак һәм майонез, укроп, тоз, борыч. Пекин кәбестәсе һәм ветчинаны саламлап турарга. Каты сырны эре угычтан уарга. Мандаринның кабыгын чистартырга, орлыкларын алырга һәм элпәсен салдырырга, һәр өлешне дүрткә...

Кирәк: 200-250 г пекин кәбестәсе, 3-4 зуррак мандарин, 200 г майсыз ветчина, 70-80 г каты сыр, 1 банка консервланган кукуруз, тигез микъдарда каймак һәм майонез, укроп, тоз, борыч.

Пекин кәбестәсе һәм ветчинаны саламлап турарга.

Каты сырны эре угычтан уарга.

Мандаринның кабыгын чистартырга, орлыкларын алырга һәм элпәсен салдырырга, һәр өлешне дүрткә кисәргә. Берничәсен турамыйча салатны бизәү өчен калдырырга.

Укропны вак итеп турарга.

Барысын да тирән савытка салырга. Консервланган кукурузны кушарга. Тәменчә тоз, борыч сибеп, каймак һәм майонез катнашмасы кушып болгатырга. Салатның өстен мандарин телемнәре һәм укроп белән бизәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев