Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Йорт хайваннары булган фатирны төзекләндерү

Әгәр өегездә яраткан йорт хайваны бар икән, фатирны төзекләндергәндә, моны исәпкә алырга кирәк. Диварлар Гадәттә песиләр, бүлмә диварларын тырнап, тырнакларын үткенләргә ярата. Кайчакта аларның тырнакларына махсус каплавычлар кидерү дә ярдәм итми. Диварларны мондый вәхшилектән саклау өчен, чынаяк плитә кулланыгыз. Аш бүлмәсенә тулысынча чынаяк плитә ябыштырырга мөмкин. Кирәк чакта юып алу...

Әгәр өегездә яраткан йорт хайваны бар икән, фатирны төзекләндергәндә, моны исәпкә алырга кирәк.

Диварлар

Гадәттә песиләр, бүлмә диварларын тырнап, тырнакларын үткенләргә ярата. Кайчакта аларның тырнакларына махсус каплавычлар кидерү дә ярдәм итми.

Диварларны мондый вәхшилектән саклау өчен, чынаяк плитә кулланыгыз. Аш бүлмәсенә тулысынча чынаяк плитә ябыштырырга мөмкин. Кирәк чакта юып алу өчен дә ул бик уңайлы.

Алгы бүлмәгә исә чынаяк плитәне диварның яртысына кадәр ябыштырырга кирәк. Ә менә плитә һәм обой арасына махсус плинтус сузу яхшы. Ул обой белән плитә тоташкан урынны капларга ярдәм итәр.

Гаиләгездә кечкенә рәссам пәйдә булса да, аның иҗат эшләрен кәгазь обойга караганда, плитәдән бетерү күпкә уңайлырак булачак.

Пәрдәләр

Песи яисә тутый кош асылынып тирбәлмәсен өчен, төргәкле пәрдәләр сатып алыгыз. Алар тәрәзә уемын гына каплый һәм кыйммәт тә тормый.

Төргәкле пәрдәләр төрле төстә була һәм аларны җиңел генә алмаштырырга мөмкин.

Идән

Идән мәсьәләсендә эшләр катлаулырак, чөнки ул тырнак эзләре калмаслык, дымга, пычракка чыдам булырга тиеш. Әгәр плитәнең өслеге бик шома булса, этегездә сөяк авыруы үсеш алачак. Андый очракта хайван өчен бер почмакка япма җәегез, аңа анда уңайлырак булачак.

Кипкән яфраклардан рәсемнәр

Диварларны бизәүнең нинди генә ысуллары юк. Әгәр буяу белән буяу, обой яисә плитә ябыштыру гына өйгә тиешле ямь, уңайлылык өстәргә ярдәм итми икән, сез анда рәсемнәр, төрле сурәтләр яисә үз кулларыгыз белән әзерләнгән иҗат эшләрен элә аласыз.

Без бераз балачакны искә төшерергә тәкъдим итәбез. Мәктәптә укыганда, тереклек фәне өчен яфрак һәм чәчәкләрне киптереп җыюыгызны хәтерлисездер? Аларны китап битләре арасына куеп киптерә, аннары дәфтәргә ябыштырып, укытучыга күрсәтә идек. Ә хәзер без яфракларны дәфтәр битенә түгел, ә киндер тукымага ябыштырырга, шулай табигый рәсем булдырырга киңәш итәбез.

Моның өчен киндер тукыма, төрле яфраклар, җилем, сиптергеч рәвешендәге тонык лак һәм шулай ук яфраклар киптерү өчен калын тышлы китаплар кирәк булачак.

Урман, бакча яисә урамда яфраклар җыйгач, аларны киндер тукымага куеп, күңелегезгә хуш килгән бизәкне төзегез. Бизәк өчен яраклы яфракларны күн тышлы калын китаплар эченә куегыз.

Әгәр яфракларның яшел килеш калуын теләсәгез, аларны озак киптермәскә кирәк - 24-36 сәгать тә җитә, әмма шул вакытта алдарак алырга да киңәш ителми.

Яфраклар әзер булгач, аларны киндер тукымага сак кына ябыштырыгыз. Җилем тукымага буялмасын һәм яфракларга да зыян килмәсен. Аннары лак сиптерегез - ул бизәкне озак вакыт сакларга ярдәм итәр. Хәзер кипкән яфраклардан әзерләнгән рәсемне диварга эләргә һәм үз кулларың белән башкарган иҗат эшенә карап сокланырга да була.

Материал «Юлдаш» газетасыннан туплап әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев