Тозлы кәбестә серләре
Кәбестәне тозлау авыр түгел. Әмма ул гел тәмле килеп чыкмый. Кайчак йомшара, әчеп китә. Нигә әчи? Кәбестә 18-21°Ста тозлана башлый. Әмма җылыда 3 көн тотканнан соң, салкынча урынга куярга кирәк. Анда ул тулысынча тозланып җитә. Нигә йомшара? Иң еш таралган сәбәбе - иртә өлгерешле кәбестәне тозлау. Моңа тозны күп салу,...
Кәбестәне тозлау авыр түгел. Әмма ул гел тәмле килеп чыкмый. Кайчак йомшара, әчеп китә.
Нигә әчи? Кәбестә 18-21°Ста тозлана башлый. Әмма җылыда 3 көн тотканнан соң, салкынча урынга куярга кирәк. Анда ул тулысынча тозланып җитә.
Нигә йомшара? Иң еш таралган сәбәбе - иртә өлгерешле кәбестәне тозлау. Моңа тозны күп салу, тыгызлап тутырмау да этәргеч бирә. Кәбестәне йодлаштырылган тоз белән тозламагыз. Әзер кәбестәне температура +1...+4°Стан артмаган урында сакларга кирәк.
Төсе нигә үзгәрә? Әчү технологиясе бозылу кәбестәнең төсен үзгәртә. Яшелләнгән икән, димәк, тозлаганда һава күп булган. Металлга тиеп тору тозлы кәбестәне каралта. Шуңа да тозлау өчен агач яки пыяла савыт кулланылырга тиеш. Кызыл төс - тоз күп салудан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев