18 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Урыссуда февраль аенда яңа гимназия ачыла
Районда соңгы тапкыр яңа мәктәп моннан 16 ел элек - 2001 елда Кече Урыссуда ачылган. Февраль башында шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә (Татарстанның Ютазы районы үзәге) яңа гимназия ачыла. 2017 елның июнендә булачак гимназиянең нигезенә беренче таш салынды. Ул чагында әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашкан иде. Ул объектны...
-
Агартабыз
Плитка арасындагы каралган җөйләрне агарту өчен мондый катнашма ясый аласыз. 7 стакан суга 0,5 стакан чәй содасы, 1/3 стакан лимон согы һәм чирек стакан аш серкәсе кушарга. Яхшылап болгатырга һәм җөйгә сөртергә. 1-2 минут тотып, гадәттәгечә щетка белән юарга. Кулларга перчатка кияргә онытмагыз. Иске теш щеткасы кулланырга да була.
-
Тозлы кәбестә серләре
Кәбестәне тозлау авыр түгел. Әмма ул гел тәмле килеп чыкмый. Кайчак йомшара, әчеп китә. Нигә әчи? Кәбестә 18-21°Ста тозлана башлый. Әмма җылыда 3 көн тотканнан соң, салкынча урынга куярга кирәк. Анда ул тулысынча тозланып җитә. Нигә йомшара? Иң еш таралган сәбәбе - иртә өлгерешле кәбестәне тозлау. Моңа тозны күп салу,...
-
Гөлләр сулмасын дисәгез
► Гөл яфракларының читләре яки очлары коңгырт төскә керү үсемлеккә дым һәм яктылык җитмәүне, бүлмәдәге һаваның артык коры булуын аңлата. ► Саргайган яфраклар исә гөлгә артык күп су сибелүе, җитәрлек дәрәҗәдә яктылык җитмәве һәм бүлмәдә бик салкын булуы хакында сөйли. ► Яфраклар тонык төстә булса, димәк, аларның тамырлары авырый һәм...
-
Беренче бала өчен компенсация кемнәргә түләнә?
Гаиләдә беренче бала тугач яки беренче баланы уллыкка (кызлыкка) алгач билгеләнә торган айлык түләүгә документларны районның социаль яклау бүлеге 3 гыйнвардан кабул итә башлады. Искә төшерәбез, өстәмә матди ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә булышу максатыннан, бу турыдагы проектны Дәүләт Думасы 2017 елның 21 декабрендә кабул иткән иде. Түләү 2018 елның 1 гыйнварыннан...
-
2013 елдан Татарстанда 126 ветеринария клиникасы төзелгән
2018 елда республикада Баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең 27 бинасы һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасы ремонтланачак. 2013 елдан башлап Татарстанда 296,1 миллион сумга 126 ветеринария клиникасы төзелгән. Шулай ук дүрт елда республикада ветеринария хезмәте һәм авыл хуҗалыгы идарәләре өчен 191 бина ремонтланган. Бу эшләргә 230 миллион сум акча тотылган. 2018...
-
18 гыйнварга Тукай районында һава торышы
Бүген, 18 гыйнвар көнне, Тукай районында аяз һава, явым-төшем юк. Һава температурасы көндез 14 градус салкынлык, төнлә -9 градус. Җил секундына 4 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә 20 граудуска кадәр суыта.