Беренче бала өчен компенсация кемнәргә түләнә?
Гаиләдә беренче бала тугач яки беренче баланы уллыкка (кызлыкка) алгач билгеләнә торган айлык түләүгә документларны районның социаль яклау бүлеге 3 гыйнвардан кабул итә башлады. Искә төшерәбез, өстәмә матди ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә булышу максатыннан, бу турыдагы проектны Дәүләт Думасы 2017 елның 21 декабрендә кабул иткән иде. Түләү 2018 елның 1 гыйнварыннан...
Ләкин әлеге акчаны алуның үз шартлары бар. Беренчедән, ананың да, баланың да Россия гражданины булуы һәм Россия территориясендә даими яшәве кирәк. Мөһим шарт - гаиләнең җан башына туры килә торган кереме яшәү минимумы 1,5кә тапкырлаган өлештән югары булмаска тиеш.
Татарстан Республикасында 2017 елның икенче кварталыннан яшәү минимумы 9142 сумны тәшкил итә. 9142 сумны 1,5кә тапкырлагач, 13713 сум чыга. Шулай булгач, пособиене алу өчен гаиләдәге бер кешегә керем 13713 сумнан артмаска тиеш.
Мисал өчен, өч кешедән торган гаиләдә айлык керем 41139 сумнан югары булмаска тиеш.
2018 елда айлык түләү 8490 сумны тәшкил итәчәк. Бу - Татарстан Республикасында 2017 елның 2 кварталына балаларга билгеләнгән яшәү минимумы күләме. Киләсе елларда яшәү минимумы арта икән, айлык түләүнең суммасы да артачак.
Айлык түләүне сорап бала туганнан соң яисә уллыкка (кызлыкка) алганнан соң алты ай эчендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Түләү бу очракта да баланың туган көненнән башлап билгеләнәчәк. Алты айдан соң мөрәҗәгать иткәндә, акча гариза язган көннән исәпләнәчәк. Түләү бер елга билгеләнә. Аны озынайту өчен кабат социаль яклау органына мөрәҗәгать итәргә кирәк була.
Түләүне рәсмиләштерү өчен түбәндәге документлар кирәк:
- баланың туу яки уллыкка (кызлыкка) алу турындагы таныклыгы;
- гаилә әгъзаларының соңгы 12 календар айга бүлеп исәпләнгән кереме турындагы белешмә;
- банкта ачылган исап-хисап счетының реквизитлары.
Компенсация сорап мөрәҗәгать иткәндә үзең белән паспорт булу мәҗбүри.
Гаилә пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр һәм башка төр социаль ярдәмнәр ала икән, бу шулай ук керемгә исәпләнә. Ул турыда документ кирәкми, социаль яклау органында бу мәгълүмат күренә.
Хәзергә безнең районда әлеге түләүне сорап мөрәҗәгать итүче юк.
Елена Сибирева,
Тукай районы буенча республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 40нчы бүлеге белгече.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев