Кызыклы һәм файдалы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Дөрес балны ничек сайларга?
Балны тикшереп карау бик җиңел. Беренче ысул: кәгазьгә бер тамчы бал тамызырга, химик карандаш-каләм очын шул тамчыга тидергәннән соң балда карандаш-каләм төсе калырга тиеш түгел. Бал буялса, димәк, су өстәлгән. Икенчесе: яхшы бал кашыктан өзелмичә, сузылып тамарга тиеш, ә ширбәт белән кушылганы исә су тамчысы кебек тама. Тагын бер ысул:...
-
Бал кортлары нигә шауламый?
Бал кортларының кыш көнендә дә игътибар сораганын онытмагыз. Умарта өенә куелган умарталарны каравы җиңелрәк. Кергәч, тыңлап торасың: әкрен генә гүләгән тавыш ишетелсә, димәк, әйбәт кышлыйлар. Каты шаулаган умарталар булса, нәрсә өчен икәнен белергә кирәк. Тычкан кермәгәнме, очу тишеге томаланмаганмы яисә боз катмаганмы, әллә ашарына беткәнме яки кысадагы баллары шикәрләнгәнме? Һәр...
-
Яшел чәйне күп эчәргә ярамый
Хатын-кызлар еш кына ябыгу максатыннан яшел чәйгә күчә, аны чамасыз эчә башлыйлар. Яшел чәй файдалы, аппетитны җайга сала, калорияләрне яндырырга булыша. Әмма күп эчкәндә, бавырда үзгәрешләр китереп чыгаручы полифеноллар туплануга сәбәпче була ала. Яшел чәйне көненә ике чынаяктан арттырмагыз. Чамасын белгәндә генә аның файдасын күреп була. Лимон белән эчкәндә, яшел...
-
Хөрмә гипертониядән булыша
Хөрмә ашказаны-эчәк тракты проблемаларыннан коткара, гипертониядән ярдәм итә, аның бөергә таш утыру куркынычы булганда файдасы зур, бәвелне куа. Онкологик авырулар, үпкә чирләрен кисәтә, картаюдан саклый, нервларны тынычландыра, акыл эшчәнлеген яхшырта. Хөрмә яратучыларның озаграк яшәве билгеле. Хөрмәне артык авырлыктан тилмерүчеләр дә курыкмый ашый ала. Баллы булуына да карамастан, аның калориялелеге түбән....
-
Туңудан саклануың хәер
Туңу (өшү) -Түбән температура тәэсирендә тәннең тире капламы зарарлану. Гадәттә кышкы көннәрдә температура 10 градустан түбән булганда туңу очраклары була. Хәер, әгәр дә җил бик көчле, һава дымлы булганда көзен һәм язын да тире зарарлануы мөмкин. ТУҢУГА НИНДИ СӘБӘПЛӘР КИТЕРӘ Тән, мисал өчен бит тиресе элек тә өшгән булса, ул...
-
Гөлләрне дөрес тәрбияләү
► Ел дәвамында гөл савытындагы туфракның файдалы матдәләре кими, шуңа да туфракны яңарту бүлмә гөлләренең үсүе һәм чәчәк атуы өчен бик файдалы булачак. Әгәр дә гөл бик зур икән, туфрагының өске өлешен генә яңартырга мөмкин. Туфракны һәр гөл өчен яраклаштырып сайлагыз, һава йөрсен, үсемлекләрнең тамырлары черемәсен өчен, төбенә ташлар салып...
-
Юл чире
Транспортта йөри алмаучы кеше өйдән чыгарга да куркып тора. Юл чире (тирбәлүдән күңел болгану) фәнни телдә «кинетоз» дип атала. Ул - «хәрәкәт авыруы» дигәнне аңлата. Кешелек беренче тапкыр бу чир белән диңгездә очрашкан. Шуңа аны икенче төрле «диңгез авыруы» дип тә йөртәләр. Хәзер ул автомобильдә баручылар, самолетта очучыларны да еш...
-
Миләш салкын тигәндә булыша
Миләштә аскорбин кислотасы күп. Шуңа ул температураны төшерергә булыша, салкын тигәндә файдасы зур. Томау, ютәлдән дә ярдәм итә. Миләштә бактерияләр, гөмбәчекләр үрчүгә киртә тудыручы җиләк-җимеш кислоталары күп. Миләштә ашкайнату эшчәнлеген яхшыртучы пектиннар бар. Әмма ул эч катудан файдаланылмый. Аны чәйгә кушып эчәргә яки төнәтмәсен ясарга кирәк. А витамины микъдары буенча...
-
Игътибар туплауның алты сере
Уй-хыялларың дәрестән читкә ашкынса, игътибарны билгеле бер нәрсәдә туплау бик кыен була. Дәрестә тырышып мәсьәлә чишеп утырасың, ә икенче көнне шуның өчен бары тик «3»ле билгесе генә куелганлыгын белеп гаҗәпләнәсең. Барысын да тыңлаган да кебек идең бит югыйсә, әмма бернәрсә дә хәтердә калмаган... Бераз ялкаурак һәм тыңлаусызрак булсаң да, борчылма....
-
Бүген студентлар көненә итле бәлеш пешерәбез
1 бәлешкә: 600-800 г камыр 1,2 кг бәрәңге 500-600 г сум ит 200 г башлы суган тоз, борыч - кирәгенчә 1 кг төче камыр өчен: 600-700 г он 200-250 г су яки сөт, 30 г шикәр комы 40-45 г май 1-2 йомырка 10-15 г тоз Төче камыр әзерлибез. Савытка су...
-
Бүген йомшак, уалып торган камры эчендә баллы эремчекле пирог пешерәбез
Кирәк бер савытка: 3 йомырка 1 стакан шикәр комы 400-500 г эремчек Бөтенесен бергә болгатабыз. Сыек камыр килеп чыгарга тиеш. Икенче савытка: 3-4 стакан он 1 пачка маргарин 1 бал калагы сода 1 стакан шикәр комы Шулай ук бөтенесен болгатабыз һәм валчык килеп чыгарга тиеш. Табаны майлыйбыз. Икенче савыттагы камырны...
-
Тәмле һәм файдалы "Грекча салат"
Кирэк: помидор, яшел кыяр, баллы борыч , төше алынган зәйтүн җимеше, брынза, пекин кәбестәсе, көнбагыш яки зәйтүн мае. Башта помидор, кыяр, борыч, кәбестәне яхшылап салкын суда юалар. Аннан аларны 2 см зурлыгында шакмаклап турыйлар. Туралган яшелчәләрне тирән савытка салалар. Хәзер инде сырны да нәкъ шулай ук шакмаклап турыйлар һәм савытка...
-
Гөлләр үстерәбез
► Әгәр дә чуар төстә булырга тиешле яфраклар яшел төскә керә икән, димәк, аларга яктылык җитми. ► Яфраклардагы ачык төстәге таплар бүлмәдәге җылылыкның һәрчак үзгәреп торуы, яктылык яки дымның җитмәвен аңлата. ► Гөл бик сирәк һәм әз чәчәк ата икән, моңа ул үскән урындагы шартлар тиешенчә булмау һәм дөрес тәрбия...
-
Духовкада пешерелгән сарык боты
Кирәк: сарык боты, кишер, сарымсак, бал, баклажан, ташкабак, баллы борыч, зәйтүн мае, тоз, борыч, базилик. Сарык ботына вак итеп туралган кишер һәм сарымсак кисәкләрен кертергә. Тоз, борыч сибәргә, бал сөртергә һәм җиңсәгә тыгып, 1,5-2 сәгать духовкада пешерергә. Ташкабак, баклажан һәм баллы борычны эре итеп турарга, тоз, борыч сибәргә. Базилик яфраклары...
-
Шоколад турында
Бик тә югары бәяләнгән какао маен борынгы заманнарда аллалар ризыгы дип санаганнар. Аңардан без барыбыз да яраткан тәм-том - шоколад әзерләнә бит. Бүгенге көндә әлеге баллы ризыкны теләге булган һәркемнең сатып алырга мөмкинлеге бар, ә кибет киштәләрендә аларның йөзләрчә төрен күреп шаккатырлык. Тик файдалы шоколад, чыннан да, кибет киштәләрендә бармы...