Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Игътибар туплауның алты сере

Уй-хыялларың дәрестән читкә ашкынса, игътибарны билгеле бер нәрсәдә туплау бик кыен була. Дәрестә тырышып мәсьәлә чишеп утырасың, ә икенче көнне шуның өчен бары тик «3»ле билгесе генә куелганлыгын белеп гаҗәпләнәсең. Барысын да тыңлаган да кебек идең бит югыйсә, әмма бернәрсә дә хәтердә калмаган... Бераз ялкаурак һәм тыңлаусызрак булсаң да, борчылма....

1 Йокы

Һәрвакыт күтәренке кәефле, дәртле, хәрәкәтчән һәм игътибарлы булу өчен, тәүлегенә кимендә 8 сәгать йокларга кирәк. Шул вакыт эчендә гәүдә генә түгел, ә баш мие дә ял итәргә өлгерә. Әгәр дә җитәрлек йокламыйсың икән, көне буе сүлпән булачаксың һәм бары тик йокы туйдыру турында гына уйлап йөриячәксең. Мондый вакытта нинди дәрес, ди, инде ул?! Бар хыял - башны кая да булса төртү. Шуңа күрә, төне буе компьютер я телевизор каршында утырмыйча, вакытында җылы юрган астына кереп ятарга ашык.

2 «Мин монда һәм шушы мизгелдә

Әлеге гыйбарә дәресләрдә синең төп шигарең булырга тиеш. Бар борчу-мәшәкатьләреңне дә онытып тор. Ә хәзер синең бик әһәмиятле эшең бар - укытучы сөйләгәннәрне тыңларга һәм хәтердә калдырырга. Укытучының сүзләре аңлаешсыз авазлар җыелмасына әверелә башласа, «мин монда һәм шушы мизгелдә» дигән гыйбарәне кабатла. Башта сәеррәк тоелыр, әмма тиздән игътибарыңны тупларга өйрәнерсең һәм укытучының барлык аңлатуларын да төшенә башларсың.

«Укытучының нәрсә турында сөйләвен аңлый алмыйча утырган вакытларым шактый булды. Ул вакытта өстемә бик күп мәшәкатьләр ишелеп төшкән иде шул: әни миңа яңа кесә телефоны сатып алырга ризалык бирмәде, йөргән егетем белән әрләштем, ә дус кызым нәрсә өчендер үпкәләгән булып йөрде. Мондый вакытта нинди дәрес кайгысы булсын ди - иң элек шәхси эшләрне хәл итәргә кирәк! Менә шуларның барысын да җайларга тырышып йөргән арада, билгеләрем күзгә күренеп түбәнәйде, ә алда язма эшләр көтелә иде. Менә шул вакытта үземне мәктәптә дә шактый зур күңелсезлекләр көтүен аңлап алдым һәм алга таба тырышып укырга карар кылдым. Барлык дәресләрдә укытучыны игътибар белән тыңлый башладым. Дөрес, баштарак авыр булды: башыма төрле уйлар килә һәм алар кирәкмәгән юнәлештә бөтерелә башлый. Әмма мин боларны җиңдем! Игътибарымның читкә юнәлә башлавын сизүгә, хәзерге мизгелдә дәрестә утыруым һәм билгеләрне төзәтергә кирәклеген исемә төшерә идем. Билгеләрне нәкъ менә язма эшләргә кадәр төзәтергә өлгердем һәм барлык фәннәрдән дә диярлек чиреккә «5»ле билгеләре чыкты».

3 Үрмәкүч кебек

Үрмәкүч үзе корган пәрәвезнең әз генә селкенүен дә яхшы тоя һәм тозакка эләккән корбанын тотып алу өчен качкан урыннан чыга. Әгәр дә корбан эләкмәгән булса, кабат качып, көтүен дәвам итә. Пәрәвез тагын селкенгәч - үрмәкүч качкан урыныннан кабат чыга. Әмма мондый хәл күп тапкырлар кабатланганнан соң, үрмәкүч андый билгеләргә игътибар итми башлый. Син дә үрмәкүч кебек үк эшлә. Сыйныфташыңның гайбәт сатып утыруына, «камчатка»дагыларның юк-бардан да көлүләренә һәм күчерергә биреп торырга сорауларына игътибар итмәскә өйрән. Синең өчен хәзерге вакытта бары тик укытучының дәрес аңлатуы гына әһәмиятле, башкалар синең игътибарыңны җәлеп итәргә тиеш түгел.

4 Кулыңа каләм ал

Укытучы дәреслекнең бер бүлеген мөстәкыйль рәвештә укып чыгарга кушса, ә язма ялыктыргыч, кызыксыз булса һәм күз алдында ниндидер кара тап кына булып күренсә, нишләргә? Укылган һәр кызыл юлны билгеләп барырга кирәк. Берсен укып чыктыңмы - тамга куй. Шул рәвешле син башыңа «моны истә калдырырга кирәк» дип күрсәтмә бирәсең. Әлеге ысулның тагын бер уңай ягы бар: бер укыганны икенче тапкыр укып утырмаячаксың.

5 «Читкә бүленүләр» дәфтәре

Бер кәгазь бите әзерләп куй. Игътибарың читкә юнәлгән саен анда берәр тамга яса. Дәрестә сөйгәнең турында уйладыңмы - тамга яса; кичен ниләр эшләвең турында уйлый башладыңмы - тагын берне яса... Башыңа дәрескә катнашы булмаган һәр уй-фикер килгән саен тамга ясап бар. Һәм шундук игътибарыңны укытучыга юнәлт. Дәрестән соң тамгаларны санап чыккач, аларның искиткеч күп булуын күреп гаҗәпләнерсең! Әмма моның файдасы бар: син игътибарыңның читкә юнәлгән вакытларын сизгәнсең һәм хәзер ихтыяр көчеңне туплап, аларның санын киметә алачаксың.

«Дәфтәрнең читен рәсемнәр ясап чуарлаган өчен укытучылар мине туктаусыз әрли иде. Аларның сүзләренчә, мин дәресне игътибар белән тыңлап утырасы урынга, рәсем ясап утырам икән. Ә минем өчен һәр тамга уйларымның дәрестән читкә китүен аңлата. Әгәр дәфтәр битенең читен тамгалар ясап тутырганмын икән, димәк, дәрестә үткәннәре кичен өйдә кабат карап чыгарга туры киләчәк һәм бары тик шуннан соң гына өй эшенә тотынып булачак, һәм киресенчә: әгәр дәфтәр битенең читләренә рәсемнәр ясалмаган булса, димәк, мин укытучыны игътибар белән тыңлаганмын һәм узган дәресне җиңел генә искә төшерә алачакмын!»

6 Үзеңдә кызыксыну уят

Үзеңдә дәрескә карата кызыксыну уятырга тырыш. Кайбер дәресләрдә, мәсәлән, хисап дәресендә моңа ирешү кыенрак булачак, әлбәттә. Әмма син һәрвакыт хәйләли аласың: әйтик, дәрескә түгел, ә мәсьәләләр чишүгә карата үзеңдә кызыксыну уятырга була. Мәсьәләне дөрес чишү әти-әниеңнең бу атнада көндәлек чыгымнар өчен күпме акча бирүенә турыдан-туры бәйле булуын күз алдыңа китер. Шул рәвешле, укытучының сүзләрен хәтерләп калу теләге барлыкка килер.

Болар - дәрестә игътибар тупларга өйрәнүнең иң гади ысуллары. Хәзер, шуларны кулланып, тырышып белем алу эшенә керешә аласың.

Материал «Юлдаш» газетасыннан туплап әзерләнде.

Сезгә менә бу материаллар да кызыклы булырга мөмкин:

Балаларча булмаган күңел ачулар, яки интернетта балалрны нинди куркыныч сагалый

Телефоннан сөйләшү әдәбе

Алдауны ничек аңларга?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев