27 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Игътибар туплауның алты сере
Уй-хыялларың дәрестән читкә ашкынса, игътибарны билгеле бер нәрсәдә туплау бик кыен була. Дәрестә тырышып мәсьәлә чишеп утырасың, ә икенче көнне шуның өчен бары тик «3»ле билгесе генә куелганлыгын белеп гаҗәпләнәсең. Барысын да тыңлаган да кебек идең бит югыйсә, әмма бернәрсә дә хәтердә калмаган... Бераз ялкаурак һәм тыңлаусызрак булсаң да, борчылма....
-
Тукай марафонында катнашырга ашыгыгыз
18 гыйнвардан алып 30 апрельгә кадәр районда Тукай марафоны оештырыла. Бу хакта район китапханәләр челтәрләре системасы белгечләре хәбәр итә. Марафон максаты - балаларны, яшүсмерләрне, өлкән абый-апаларны китап укуга тарту, яшьләрне милли мәдәният һәм туган тел кебек төшенчәләр белән таныштыру, патриотик тәрбия бирү. Оештыручылар шагыйрь иҗатына багышлаган күргәзмәләр оештыру, шулай ук...
-
Әйтер сүзем бар
Газета укучыларыбыз! Новотроицкое авылында яшәүче Асия Хәсәнованың шигъри үрнәкләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
-
Кнәздә Валерий Пучининны искә алдылар
22 гыйнвар көнне Кнәз авылында урнашкан һәйкәл янында «Солдат батырлыгы онытылмый» дигән митинг үтте. Ул Чечняда хәрби хәрәкәтләр вакытында геройларча һәлак булган, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән якташыбыз, гвардия өлкән лейтенанты Валерий Пучининның якты истәлегенә багышлап уздырылды. Митингта Кнәз авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Самойлова, ветераннар советы...
-
Ришвәтчелек буенча сораштыруда тукайлылар пассив катнаша
Тукай муниципаль районының ришвәтчелеккә каршы комиссиясе агымдагы елның беренче утырышын уздырды. 2017 ел эшчәнлегенә йомгак ясау мәсьәләләре күтәрелгән әлеге җыелышта 2015-2020 елларга билгеләнгән муниципаль программа үтәлешенә тукталдылар.
-
«Студентлар десанты» акциясе уза
Хокук саклау органнарына карата ышануны арттыру, полиция хезмәткәрләренең абруен үстерү һәм Эчке эшләр органнарының кадрлар резервын әзерләү максаты белән Тукай районында Бөтенроссия күләмендәге «Студентлар десанты» дип аталган акция уздырыла. Аның кысаларында район Эчке эшләр бүлеге 7 февральдә студентлар һәм белем бирү оешмаларында укучылар өчен Ачык ишекләр көне үткәрә. Моннан тыш,...
-
«Соры» хезмәт хакы алучылар «Халык контроле»нә мөрәҗәгать итә ала
Эшкә алучылар, хезмәт хакын вакытында түләмәүче җитәкчеләр, аны «конвертта» гына бирүчеләр яисә хезмәт хакы дәүләт билгеләгән минималь күләмнән кимрәк булганда, тукайлылар «Халык контроле» мәгълүмати системасының «соры» хезмәт хакы бүлегенә мөрәҗәгать итә һәм үз тәкъдимнәрен язып калдыра ала.
-
27 гыйнварга Тукай районында һава торышы
Бүген, 27 гыйнвар көнне, Тукай районында көн болытлы, явым төшемсез. Һава температурасы көндез -15 градус салкынлык, төнлә -13 градус. Җил секундына 7 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә -15 градуска кадәр суыта.