«Студентлар десанты» акциясе уза
Хокук саклау органнарына карата ышануны арттыру, полиция хезмәткәрләренең абруен үстерү һәм Эчке эшләр органнарының кадрлар резервын әзерләү максаты белән Тукай районында Бөтенроссия күләмендәге «Студентлар десанты» дип аталган акция уздырыла. Аның кысаларында район Эчке эшләр бүлеге 7 февральдә студентлар һәм белем бирү оешмаларында укучылар өчен Ачык ишекләр көне үткәрә. Моннан тыш,...
Хокук саклау органнарына карата ышануны арттыру, полиция хезмәткәрләренең абруен үстерү һәм Эчке эшләр органнарының кадрлар резервын әзерләү максаты белән Тукай районында Бөтенроссия күләмендәге «Студентлар десанты» дип аталган акция уздырыла. Аның кысаларында район Эчке эшләр бүлеге 7 февральдә студентлар һәм белем бирү оешмаларында укучылар өчен Ачык ишекләр көне үткәрә.
Моннан тыш, ирекле халык дружинасы эшчәнлегендә катнашырга теләүчеләрдән паспорт, ИНН, иминият таныклыгы документлары копияләре, 2 фото (2,5*3 см), гариза кабул ителә. Аларга районның ирекле халык дружинасы штабына мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенең җитәкче вазифаларын башкаручы, полиция майоры Эльмира Нурхәмитова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев