Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәздә Валерий Пучининны искә алдылар

22 гыйнвар көнне Кнәз авылында урнашкан һәйкәл янында «Солдат батырлыгы онытылмый» дигән митинг үтте. Ул Чечняда хәрби хәрәкәтләр вакытында геройларча һәлак булган, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән якташыбыз, гвардия өлкән лейтенанты Валерий Пучининның якты истәлегенә багышлап уздырылды. Митингта Кнәз авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Самойлова, ветераннар советы...

22 гыйнвар көнне Кнәз авылында урнашкан һәйкәл янында «Солдат батырлыгы онытылмый» дигән митинг үтте. Ул Чечняда хәрби хәрәкәтләр вакытында геройларча һәлак булган, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән якташыбыз, гвардия өлкән лейтенанты Валерий Пучининның якты истәлегенә багышлап уздырылды.

Митингта Кнәз авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Самойлова, ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова, инвалидлар оешмасы рәисе Николай Самойлов, Чечня сугышы ветераны, Жуков медале иясе Олег Газашвили, шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Кнәз авыл мәктәбе укучылары (мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Цандер белән), «Родина» патриотик клубы әгъзалары катнаштылар. Чараны Кнәз мәктәбе укучылары Анастасия Абрамова һәм Артем Сошанков алып бардылар. Алар катнашучыларга Валерий Викторович Пучининның тормыш юлы, аның хезмәте, геройларга хас булган батырлыгы хакында сөйләделәр. Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре Валерийның әнисе Елена Алексеевнага Ватан герое тәрбияләгәне өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. Митингта сугыш кырларында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Фото Тамара Тузеева тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев